Буа районында видеоконференцэлемтә режимында Саха (Якутия) Республикасы Верхневилюйск районы администрациясе белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Аны Татарстан ягыннан район башлыгы Ранис Камартдинов үткәрде. Буа эшмәкәрләре үз проектларын тәкъдир иттеләр, алар арасында ярма, шикәр һәм он җитештерүчеләр дә бар иде.
«Бездә хезмәттәшлектәә якын килү нокталары күп, хәзер конкрет проектлар эзлибез. Эшмәкәрләребез үз продукцияләрен тәкъдир итәләр. Хәзер логистика мәсьәләләре турында уйларга кирәк», - дип билгеләп үтте Буа районы башлыгы.
Шулай ук якут ягы вәкилләре бәрәңге, шул исәптән бәрәңге орлыгы белән кызыксынуларын белдерделәр. Бу мәсьәләдә Буа районы да ярдәм күрсәтергә әзер. Исегезгә төшерәбез, узган елның июнендә Буа районы белән Саха Республикасы Верхневилюйск олысы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.