Буа районы халкы территорияләрне чистарту өмәләренә чыкты

2023 елның 31 марты, җомга

1 апрельдән территорияләрне чистарту буенча санитар-экологик икеайлык башлана.

Ләкин буалылар 1 апрельне дә көтмичә "өмәгә" чыктылар. Шулай итеп, Боерган авыл территориясен чистартуга беренчеләрдән булып Васильева Лариса Петровна чыкты, ул Боерган авыл җирлеге Советының иң тәҗрибәле һәм актив депутатларыннан берсе. Аңа ФАП хезмәткәре һәм җирле кибет хезмәткәре дә кушылды.
Әлши авыл җирлегендә юл кырыйларын чүп-чардан чистарттылар. Чуракта  туган авылын чистартуга өлкәннәр һәм мәдәният хезмәткәрләре генә түгел, балалар да чыкты. Алар чүп-чар җыйдылар һәм һәйкәлләрнең территорияләрен тәртипкә китерделәр.

Шундый ук эшләр Тимбай, Адав-Толымбай,  Шәмәк һәм районның башка авыл җирлекләрендә дә башланды.

Исегезгә төшерәбез, чара территорияләрне санитар чистартуны тәэмин итү һәм аларны халыкның экологик һәм санитар-эпидемиологик иминлеге таләпләренә җавап бирә торган хәлгә китерү максатларында игълан ителде. Торак пунктлар, шәһәр яны урманнары, су объектларының су саклау зоналары, автомобиль һәм тимер юллар полосалары, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге объектлар, халыкның күпләп ял итү урыннары, ял итү базалары, бакчачылык ширкәтләре территорияләрендә рөхсәтсез чүплекләрне бетерү мәсьәләләренә аерым игътибар биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International