Ранис Камартдинов Буа гаиләләрен Халыкара гаилә көне белән котлый

2023 елның 15 мае, дүшәмбе

Җир йөзендә бәхетле һәм дус гаиләдән дә көчлерәк берни юк. Гаилә - ул дөньяда яшәүче парларга бердәнбер, кабатланмый торган ышаныч, терәк урыны. Бу-яңа тормыш башы да,  нәсел дәвамы да, гореф-гадәтләрне олылау да. Гаилә-ул кеше үзе булдыра алган иң зур бәхет.

2023 ел башыннан Буа районында 35 никах теркәлгән, 63 бала туган. Күп балалы гаиләләргә - аерым рәхмәт, алар безнең районда 470дән артык, шулай ук үз балаларын гына түгел, тәрбиягә бала  алган олы йөрәкле кешеләребез дә күп. Бүген 39 бала 15 тәрбиягә алынган гаиләдә тәрбияләнә, 53 бала опекун гаиләләрендә үсә.

Сөю һәм үзара хөрмәт белән дистә еллар яшәгән гаилә парларына рәхмәт сүзләрен белдерәбез. Бу чыннан да безнең һәрберебез өчен үрнәк. Нәкъ менә нык гаиләләр районның чәчәк атуына нигез булып тора. Якыннарыбыз бәхетле булса, без дә бәхетле булачакбыз.

Буа районының хөрмәтле гаиләләре!

Һәркемгә сәламәтлек, бәхет, игелек, җылылык һәм  гаилә учагыгызга сүнмәс  матурлык телим! Бер-берегезне саклагыз һәм бәяләгез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International