Буада яшь педагоглар өчен стимуллаштыручы өстәмә түләүләр кертелде

2023 елның 2 июне, җомга

Буада «Үсеш ноктасы» үзәгендә район конкурсында җиңгән яшь педагогларга 20шәр мең сум акча тапшырдылар. Тантана Буа районы башлыгы Ранис Камартдиновның укытучылар белән очрашуында узды. Район мәктәпләре беренче ел гына укытучылар дефициты белән очрашмый: башлангыч сыйныфлар һәм чит телләр укытучылары аеруча кирәк. Шуңа күрә районда педагогларга ярдәм итү программасы эшләнде. Соңгы 5 елда районга 36 яшь белгеч килде.

«2022 елда гына да район мәктәпләренә 13 яшь белгеч эшкә килде. Бу яшь укытучыларга беренче эш көненнән үк ярдәм итү бик мөһим. Әгәр дә без мәктәпләребезнең уңышлы булуын телибез икән, яшь белгечләрне үз мәктәбебездә тоту юлларын эзләргә тиешбез. 2022 елның сентябреннән районга эшкә килгән барлык укытучыларга бер тапкыр 10 мең сум һәм ай саен 5 мең сум күләмендә күтәрү акчалары түләнә башлады», - дип сөйләде Ранис Камартдинов.

Быел Буа районында беренче тапкыр стимуллаштыручы түләүләр бирү өчен «Яшь педагогларга ярдәм» конкурсы оештырылды. Конкурста шәһәр һәм район мәктәпләренә эшкә килгән, шулай ук район мәктәпләрендә 1 елдан 4 елга кадәр педагогик эш стажы булган 35 яшькә кадәрге педагоглар катнаша ала. Конкурс нәтиҗәләре буенча 8 педагогка 20 мең сум күләмендә стимуллаштыручы бер тапкыр бирелә торган түләүләр билгеләнде

Район башлыгы белән очрашуда педагоглар торак мәсьәләсен дә күтәрделәр. Ранис Камартдинов сүзләренчә, быел бирелүче йортта фатирларның бер өлеше укытучылар өчен социаль наймга бүлеп биреләчәк.

«Минемчә, хезмәт хакындагы үзгәрешләр, әхлакый һәм матди бүләкләүнең грамоталы комбинациясе, остазлык, яшь укытучыларны методик яктан озата бару – бу педагогларның профессиональлеген арттыру өчен генә түгел, ә аларны мәктәптә ныгыту өчен дә стимул. Иң мөһиме - яшь укытучының үз проблемалары белән берүзе калмавы», - дип билгеләп үтте Буа районы башлыгы.

 Очрашу ахырында яшь педагоглар кунакларга 10 июньдә узачак Сабантуйга чакыру буларак түбәтәй һәм  изү тапшырдылар. Исегезгә төшерәбез, аны борынгы традицияләрдә уздыру планлаштырыла һәм барлык кунакларны мәйданга милли киемнәрдә килергә чакыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International