Буа районында Сабантуйда татар җырларын Конго җырчысы башкарды

2023 елның 4 июне, якшәмбе

Буа районының Исәк авылында традицион «Уйнагыз, гармуннар» төбәкара фестивале узды. Үз осталыкларын Татарстаннан һәм илнең башка төбәкләреннән килгән  гармунчылар күрсәтте. Шул ук вакытта катнашучылар арасында быел балалар да күп иде. Фестивальдә Сабантуйның традицион уеннарын да оештырдылар. Уеннарга район башлыгы Ранис Камартдинов үзе дә кушылды, чүлмәк ватуда гаиләсе белән катнашты: беренче омтылыш уңышлы булып чыкты.

 

«Бу Исәк авылының матур традициясе: фестиваль ел саен уза. Быел да ул аеруча матур  һәм үзенчәлекле  булды, күрше төбәкләрдән кунаклар килде. Сабан туеның традицион уеннарын күрсәттек, батырны билгеләдек», - диде район башлыгы.

 Бәйрәмне авылда туып-үскән, Буа якташлык җәмгыяте президенты Ирек Закиров оештыра. Фестиваль кунакларының берсе Конгода туган Оливер Мукенди булды, ул татар җырларына мәхәббәт белән билгеле. Бәйрәм көнне авыл кешеләре өчен Сабантуй мәйданында чыгыш ясады.

 

«Бәйрәм белән! Безнең Африкада да  яхшы уңыш җыеп алгач бәйрәм итә торган үзебезнең «сабантуебыз» бар. Иң мөһиме, Сабантуй - кешеләр өчен оештырылган  бәйрәм,» - диде Оливер Мукенди һәм барысын да җырларга һәм биергә чакырды.

 

Исегезгә төшерәбез, бер атнадан, 10 июньдә Сабантуй Буа шәһәрендә узачак. Милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр елында кунакларны милли киемнән килергә чакыралар, мәйданда сабан туеның борынгы уеннарын оештырачаклар һәм кыз-сугышчылар турындагы борынгы риваятьне торгызалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International