2024 елның 18 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе

18 апрель төнендә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-18 м/с көчле көньяк-көнбатыш җиле көтелә.

Казан буенча:

Болытлы, көндез аязучан.

Урыны белән  яңгыр.

Җил: төнлә көньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, урыны белән 14 м/с кадәр; көндез төньяк, төньяк-көнчыгыш 4-9 м/с.

Төнлә минималь һава температурасы +11..+13˚.

Көндез һаваның максималь температурасы +16..+18˚.

Идел буе һәм Көнбатыш Кама алды (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Яшел Үзән, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары) буенча:

Аязучан болытлы.

Урыны белән  бераз   яңгыр.

Җил көньяк-көнбатыштан территориянең төньяк-көнбатыш өлешендә төньякка күчү белән, төньяк-көнчыгыш 6-11 м/с, төнлә урыны белән 15-18 м/с.

Төнлә минималь һава температурасы +11..+14˚.

Көндез һаваның максималь температурасы +14..+19˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International