2024 елның 7 маена Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы

2024 елның 6 мае, дүшәмбе

7 май төнендә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белщн һавада һәм туфракта туң көтелә 0..-2˚.

 Казан буенча:

Болытлы, төнлә аязучан. Төнлә башлыча явым-төшемсез.

Көндез яңгыр, иртән урыны белән юеш кар.

Җил төньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка 5-10 м/с, иртән һәм көндез 14 м/с кадәр җил.

Төнлә һаваның минималь температурасы 0..+2, һавада һәм туфракта урыны белән -2 кадәр туң көтелә.

Көндез һаваның максималь температурасы +9..+11˚.

Идел буе һәм Көнбатыш Кама алды (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Яшел Үзән, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары) буенча:

Болытлы, төнлә аязучан.

Төнлә урыны белән яңгыр һәм  юеш кар рәвешендә бераз явым-төшем була.

Көндез яңгыр, территориянең төньягында урыны белән юеш кар.

Җил төньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка 5-10 м/с, иртән һәм көндез 14 м/с кадәр җил.

Төнлә һаваның минималь температурасы 0..+2, һавада һәм туфракта урыны белән -2 кадәр туңу.

Көндез һаваның максималь температурасы +6..+11, территориянең көньяк өлешендә +16 градуска  кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International