Җәйге чорда җәмәгать туклануы хезмәтләренә ихтыяҗ арта, аларны күрсәтү сыйфаты кайбер очракларда кулланучылар тарафыннан дәгъвалар тудыра.
Шуңа күрә кулланучыга әлеге хезмәтләрдән файдаланганда үз хокуклары турында белергә кирәк.
Җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәткәндә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләр РФ Гражданлык кодексы, РФнең 07.02.1992 елгы 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы (алга таба - кулланучылар хокукларын яклау турында Закон), РФ Хөкүмәтенең 21.09.2020 елгы 1515 номерлы карары белән расланган җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәтү кагыйдәләре (алга таба — кагыйдәләр) белән көйләнә.
Кагыйдәләр кулланучыга барлык очракларда кирәкле мәгълүмат күләмен җиткерү таләпләрен билгели, аның нигезендә хезмәтләрне дөрес сайлап алу мөмкинлеге тәэмин ителергә тиеш.
Продукция һәм хезмәтләр турында мәгълүмат кулланучыларга меню, прейскурантлар яки хезмәтләр күрсәтүдә кабул ителгән башка ысуллар аша җиткерелә.
Кулланучыга меню, прейскурантлар, хезмәт күрсәтү шартлары һәм башка мәгълүмат белән танышу мөмкинлеге бирелергә тиеш, залда да, хезмәт күрсәтү залыннан тыш та.
Хезмәтнең бәясе менюда (прейскурантта) күрсәтелгән продукциянең бәясе белән билгеләнә.
Башкаручының кулланучыга аның таләпләре буенча бирелә торган бәяләмәләр һәм тәкъдимнәр китабы булырга тиеш.
Гражданнар, кызыксындырган мәсьәләләр буенча, Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр ала ала:
- Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа территориаль бүлегендә: Буа шәһәре , Ефремов урамы, 135 йорт; тел. 8(84374)3-52-89, 3-17-04; Тәтеш шәһәре, Свердлов урамы, 43 йорт, тел. 8(84373) 2-52-59;
- «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге»нең Яшел Үзән филиалы консультация пунктында Буа шәһәре , Ефремов ур., 135 йорт; тел. 8 (84374) 3-26-76.