Гаилә тарихы аша туган як һәм бөтен ил тарихын өйрәнү-республика конкурсының төп максатларының берсе.
Катнашу өчен жюрига гаилә архивыннан фотолар, видеодокументлар, шәхси документлар коллекциясен күрсәтү җитә.
Документлар җибәрү: электрон почта адресы буенча: pereday.arhiv@tatar.ru һәм /яки почта аша «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ адресына: 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 4 йорт, 2 корпус, «Гаилә архивын тапшырыгыз» билгесе белән. Эшләр 13 октябрьгә кадәр кабул ителә. Республика этабы 2024 елның 14-31 октябрендә узачак. Җиңүчеләр өчен акчалата премияләр каралган:
1 урын – 50 мең сум
2 урын - 30 мең сум
3 урын- 20 мең сум
Конкурс турында нигезләмә, аны үткәрү вакыты турында боерык, конкурста катнашу өчен кирәкле документлар исемлеге һәм үрнәкләре Татарстан Дәүләт архивының рәсми сайтында урнаштырылган: https://ga.tatarstan.ru/konkursi.htm
Ярдәм сорап һәм барлык сораулар буенча Буа муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлегенә мөрәҗәгать итә аласыз: Буа шәһәре, Космовский урамы, 30; E-mail: Bua.Arhiv@tatar.ru җитәкчесе: Самерханова Ләйсән Роберт кызы. (8-84374) 3-31-19.