Буа районы делегациясе Казанда Сабантуй бәйрәмендә катнашты

2024 елның 24 июне, дүшәмбе

"Татарстан башкаласында зур вакыйга-төп милли бәйрәм-Сабантуй уза. Быел ул аеруча зур масштаб һәм әһәмияткә ия булды, чөнки кунакчыл Татарстан беренче БРИКС уеннарында катнашучыларны кабул итте! Майданда шатлык һәм дуслык атмосферасы хөкем сөрә. БРИКС илләреннән спортчыларның килүе Сабантуйга үзенчәлекле төсмер бирде. Сабантуй бәйрәм генә түгел, ул халыкларның кунакчыллыгы, дуслыгы һәм бердәмлеге символы!

Милли күңел ачуда  «ястыклар белән көрәш» чын хитка әверелде: спортчылар тамашачыларга онытылмаслык матур мизгелләр бүләк итеп, күңел ачуга бик теләп кушылдылар. Кунаклар татар көйләренә дә каршы тора алмады. Татар биюләре белән чын дуслык бәйрәме атмосферасын тудырдылар", - дип уртаклашты район башлыгы Ранис Камартдинов социаль челтәрләрдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International