Буада күп балалы әниләр "Ана даны" медале алдылар

2024 елның 8 июле, дүшәмбе

Дәүләт бүләкләре Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган тантаналы чарада тапшырылды.

Район башлыгы Ранис Камаретдинов, гаиләләрне һәм балаларны сәхнәгә чакырып, аларга җылы теләкләрен белдерде.

Ленар белән Ләйсән Әхмәдуллина, алты бала тәрбияләп, Буа шәһәрендә яшиләр. Гаилә башлыгы Ленар Иршатович тормышта иң мөһиме-балалар, ди.  Күп балалы гаиләнең өстенлекләре алар өчен мөһим түгел.

Буа шәһәреннән Ольга һәм Вячеслав Ефремовлар гаиләсендә дә алты бала. Дүрт малай һәм ике кыз.  Ольга әйтүенчә, зур гаиләдә балалар игелекле һәм ярдәмчел булып үсә.

Өченче гаилә Адав-Толымбай авылында яши. Госман һәм Лилия Латыйповлар биш бала тәрбиялиләр. Гаилә спорт белән шөгыльләнә.

Бәйрәм көнендә әтиләре эштә булганга күрә, медальне алыргаәниләре балалары белән күтәрелде. Мондый сөенеч белән алар әтиләре белән уртаклашып та өлгерде.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы язганча, 2024 елдан Татарстанда "Ана даны – Материнская слава" медале белән бүләкләнгән гаиләгә бер тапкыр бирелә торган түләү күләме арттырылган.  Хәзер 50 мең урынына 100 мең сум акча каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International