Елга балыгы нәрсә белән куркыныч

2024 елның 10 июле, чәршәмбе

Елга балыгы аксымга, микроэлементларга, витаминнарга һәм туендырылмаган май кислоталарына бай – сәламәт диетада булырга тиеш булган бар нәрсәгә дә. Ләкин, ул кайвакыт инфекция чыганагы да булырга мөмкин.

Төп куркынычларның берсе – описторхоз, киң таралган паразитар авыру. Аны сатып алынган балык аша да, үз кулың белән тотылган балык аша да йоктырырга мөмкин. Авыруны китереп чыгаручы описторх, микроскопик личинка, аны гади күз белән күреп булмый. Иң еш очраучылар карплар гаиләсеннән булган балыклар. Иң күп зарарлану Себергә туры килә.

Описторхоз – куркыныч авыру,  паразит личинкалары эчәклек аша бавырга, үт куыгына һәм ашказаны асты бизенә үтеп керә. Ул зарарланган балык ашаганнан соң ике-өч атна узгач күренә. Беренче көннәрдә кеше хәлсезлек, баш авырту, температура, ашказаны яки бөтен корсак авыртуы, күңел болгану сизә; шулай ук косу һәм эч китү дә була. Бу хәл берничә көннән ике айга кадәр дәвам итә ала. Тора-бара симптомнар басыла, һәм кеше озак вакыт үзен сәламәт хис итә, ә соңыннан авыруның хроник булып китүе ачыклана. Описторхлар озак яшиләр, якынча 30 ел. Әгәр дә дәваланмасаң, цирроз һәм бавыр яман шешенә кадәр сәламәтлек белән бәйле күп проблемалар килеп чыга, аларны даими рәвештә паразит тарафыннан бүленеп чыгарылган токсин китереп чыгара.

Елга балыгында башка куркыныч паразитлар да булырга мөмкин, мәсәлән, дифиллоботриоз китереп чыгаручы киң тасма личинкалары. Описторхлардан аермалы буларак, бу личинкалар шактый зур, 1 см озынлыктагы ак кортлар кебек күренәләр, аларны күрергә мөмкин. Әгәр дә инфекция килеп чыкса, кешенең эчәклегендә өч айдан соң зур-10 метрга кадәр – тасма корт үсәчәк. Гадәти симптомнар: күңел болгану, косу, корсак авыртуы,  кайвакыт температура күтәрелә. Мондый паразитны чуртан, налим, алабуга яки бу балыкларның  икрасын ашап    китереп чыгарырга  мөмкин.

Азрак таралган, әмма шулай ук куркыныч гельминтоз авыруы клонорхоз. Башлыча Амур алдында  һәм Приморьеда очрый.

Паразитлардан үзеңне ничек сакларга

Беренче чиратта нинди профилактика чараларын истә тотарга кирәк:

  •  җитәрлек җылылык белән эшкәртелмәгән, тозланмаган һәм пешмәгән  балык ашамагыз;
  • кайнаганнан соң ким дигәндә 20 минут зур булмаган балык кисәкләрен пешерегез;
  • табада  кечкенә балык кисәкләрен ким дигәндә 20 минут, зур кисәкләрне 30-40 минут кыздырыгыз;
  • кечкенә балыкны 14 көн, зур балыкны (25 см дан артык) 40 көн дәвамында 10 кг балыкка 2 кг тоз кушып тозлагыз;
  • балык пирогларын 1 сәг. дә ким  пешермәгез;

 

Үз хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауның барлык кызыксындырган мәсьәләләре буенча гражданнар мөрәҗәгатьләре өчен мәгълүмат:

- Буа, Чүпрәле, Апас, Тәтеш районнары территорияләре буенча «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге»нең Яшел Үзән филиалы консультация пункты телефоны - (84374) 3 26 76 эш көннәрендә 8.00 дән 12.00 гә кадәр һәм 13.00 дән 16.40 га кадәр;

- Роспотребнадзорның бердәм консультация үзәге телефоны– 8 800 555 49 43 тәүлек әйләнәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International