Элемтә иярченнәрендә яз сигналлары

2026 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе

2026 елның 19 февраленнән 26 мартына кадәр вакыт аралыгында 11:58 дән 13:04 кә кадәр Татарстан өсте күгендә «язгы кояш интерференциясе» күзәтеләчәк. бу күренештә кояш нурлары эфир телевизион сигналын кабул итүгә комачаулык тудырачак,  Цифрлы эфир телевидениесен кулланучыларның күбесе сурәт сыйфатында үзгәрешләр күрми. Кайбер очракларда картинканың вакытлыча «туктап калуы», аның пиксельләргә таркалуы, тулысынча югалуы мөмкин. Тоткарлыкларның дәвамлылыгы берничә секундтан биш минутка кадәр булырга мөмкин. Интерференция мизгелләре графигы РТРС сайтында «Телерадиоканалларны вакытлыча сүндерү» бүлегендә бастырыла (https://tatariya.rtrs.ru/tv/breaks/) телевизор караучылар Кабинетында https://online.rtrn.ru/).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International