# Суварстрой кредит урынына Ислам ипотекасын тәкъдим итә һәм аның өстенлекләре турында сөйли

2026 елның 31 марты, сишәмбе

Татарстанның әйдәп баручы төзүчеләренең берсе #Суварстроит Ак Барс банкы белән берлектә дин тотучы мөселманнарга шәригать нормаларына туры килми торган процентлы кредит урынына ислам ипотекасын тәкъдим итә. Ул күп кенә өстенлекләргә ия-пеня булмау һәм тормыш иминиятен рәсмиләштерүгә таләпләр булмау.

Ислам ипотекасы шартлары нигезендә, сайланган фатирны өстәмә бәя белән  “ипотека партнеры” сатып ала һәм аны клиентка бүлеп сата. Сатып алганнан соң клиент шундук торакның милекчесе була, ә фатир «ипотека партнеры»нда йөкләнә. Мондый ипотеканың беренчел кертеме 20,1% тәшкил итә, кичектереп түләү вакыты — 30 елга кадәр. Аның бәясе бөтен срокка теркәлгән булып кала.

Ипотеканың иң төп өстенлекләренең берсенә пеня булмауны һәм тормышны иминиятләштерүгә таләпләр булмауны кертәләр. Бу шәригать кануннары буенча бурычтан файда алу тыелуы белән аңлатыла. Әгәр дә клиентның вакыты узган булса, аның белән банкны түләтүчеләр эшләячәк — бурыч коллекторларга һәм башка шундый оешмаларга тапшырылмый.

Бүген ислам ипотекасыннан файдаланырга инде тапшырылган йортта фатир сатып алганда гына мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, Ислам ипотекасы — мөселманнар өчен торак сатып алуның уңайлы варианты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International