Маилзаде һәм Добридень татарча сөйләште

2015 елның 28 марты, шимбә
“Мин татарча сөйләшәм” республикакүләм конкурс-акциядә безнең мәктәп укучылары да теләп катнаша. Шул рәвешле, рус телле укучыларыбыз татарча өйрәнүгә битараф булмауларын тагын бер кат раслыйлар.

Акция барышында Айтекин Маилзаде һәм Анастасия Добридень мәктәп “телестудиясе”ндә, Әдәбият елына, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап татар телендә әңгәмәләр, репортажлар оештырдылар. Конкурс-акция-дә катнашкан 2-8 сыйныфлар укучыларын “Мәктәпнең рус милләтеннән булган укытучылары татар телен бе-ләләр микән?” дигән сорау кызыксындырды. Сораштыру күбесенең  иркен аралашуын күрсәтте. Әдәбият елы уңаеннан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Гөлнур Айзетулловадан әсәрләрендә нинди проблемалар күтә-рүен сорадылар һәм аның күбрәк табигать, туган телне саклау, мәхәббәт темасына язуын белделәр.

Укучылар мәктәп диварлары белән генә чикләнмәде-ләр. Шәһәр урамнарында узып баручылар, сәүдә үзәк-ләрендә сатып алучылар, сатучылар белән дә сөйләш-теләр һәм буалыларның, нинди милләттән булуларына карамастан, татарчаны әйбәт белүен ачыкладылар.

Туган якны өйрәнү музеенда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар, Буа дәүләт драма театры артистларыннан театраль декада турында белештеләр. Акция кызыклы һәм мәгълүматларга бай булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International