“Ният” талантларны барлады

2015 елның 1 апреле, чәршәмбе
“Ният” театр фестивале яшь театр сөючеләрне узган җомгада кабат бергә җыйды. Районда алтынчы тапкыр узучы конкурсның  җиңүчеләрен Буа Дәүләт драма театры бинасында бүләкләделәр.
- Театр карау бер, ә менә сәхнәдә уйнаган баланың ки-ләчәктә кем буласын бер сүз белән әйтеп була. Үз-үзен ашатучы кеше. Образны ачып, шул кичерешләрне кичергән бала күңелендә начарлык та, тупаслык та, кеше өстеннән көн күрүгә хирыслык та була алмый. 22 уку йорты, 211 роль – бу аз сан түгел. Кызганыч, бәйге алтынчы ел инде безнең коллектив энтузиастлары көче белән генә оештырыла. Мин киләчәктә “Ният”нең якты ниятләре тагын да күбәеп тормышка ашачагы өчен тырышачакмын, - дип башлады сүзен театр директоры Раил Садриев. Әлеге бәйге казанында кайнаган уку йортлары коллективларына, коллегаларына чын күңел-дән рәхмәтен белдерде.
Ул иң беренче төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне сәхнәгә чакырды. Аксу урта мәктәбе укучылары сәхнә-ләштергән әсәр иң уңышлысы дип табылды, коллективка Гран-при һәм  Диплом тапшырылды. Күшке урта мәктәбе коллективы беренче урынга,  шәһәрнең 1 номерлы һәм Р.З. Сәгъдиев исемендәге мәктәпләре икенче-өченче урынга лаек булдылар. Барлык җиңүчеләргә кубоклар һәм Мактау грамоталары тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International