Машина сатып алыргамы, юкмы?

2015 елның 3 апреле, җомга

Машиналы россиялеләр  “тимер ат”ларын карап тотуның шактый кыйммәт булуыннан зарлана. Әлеге вәзгыять аларның тормышын шактый катлауландыра, чыгымнарын арттыра икән. Күпләр машинаны эшкә бару һәм кайту вакытын кыскарту өчен генә сатып ала...


Әлеге төр сораштыруны россиякүләм иҗтимагый фикерне өйрәнү үзәге оештырган. Сораштыруда Россиянең төрле төбәкләрендә гомер итүче 1600 кеше катнашкан.


Бактың исә, соңгы елларда россиялеләрнең машина белән бәйле фикерләре үзгәргән икән. Элегрәк халык автомобиль сатып алуның төп сәбәбе итеп ялга кайтып килү яки отпускка  баруны атаса (68 процент), хәзер андыйлар саны нибары 33 процентка гына калган. “Тимер ат” ярдәмендә кибеттән азык-төлек алуны җиңеләйтергә теләүчеләр саны да кимегән.


Аның каравы, соңгы елларда машина сатып алучылар “тимер ат”ка өстенлек бирүләрен эшкә бару һәм кайту вакытын кыскарту максатыннан дип аңлата икән. Андый россиялеләр саны 21 проценттан 33 процентка кадәр җиткән. Машинаны аерым яшәү стандартларына туры килү өчен генә сатып алучылар саны да кинәт кенә арта башлаган. 1989 елда андыйлар саны 4 процент тәшкил итсә, 2015 елда бу күрсәткеч 20 процентка кадәр күтәрелгән.


Машина сатып алудан баш тартучылар да юк түгел, билгеле. Кагыйдә буларак, күпләрнең машина алырга финанс мөмкинлекләре юк. Кайбер кешеләр исә бу карарларын “бурычка батасы килми” дип аңлаткан. Һәр унынчы россиялене “бөкеләр” куркыта, машина кую урыны таба алмам дип шикләнүчеләр дә юк түгел.


Тагын бер мәгълүмат: россиялеләрнең 64 проценты машинаны карап тоту өчен чыгымнарның зур булуыннан зарлана икән. Күпләр “сервисның шактый кыйммәт булуы сәбәпле, “тимер ат”ны  үземә төзәтергә туры киләчәк”, дип җавап биргән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International