Картингчылар сынатмый

2015 елның 7 апреле, сишәмбе
Казанда Буа муниципаль район башлыгы кубогына узган картинг ярышларында җиңүне Татарстанның 40 һәм Мари-Эльнең 1 картинг клубыннан җыелган спортчылар дәгъвалады.  
Анда буалылар да уңышлы чыгыш ясады. 13-21 яшьлек кызлар арасында Алия Гыймалтдинова өченче, Зөлфия Садыйкова җиденче килде. 12-18 яшьлек ир балалар арасында Газиз Гафуров алтынчы булды. 8-12 яшьлек кызлардан беренче унлыкка Валерия Колпакова, Алсинә Ситдыйкова, Диана Каширина, Рената Җәмдиханова керделәр. Иң нәниләр – 6 яшьлек Сабир Әсләмов һәм 7 яшьлек Адилә Әфләтунова да сынатмадылар. Гомумнәтиҗәләр буенча Буаның “Сатурн” клубы дүртенче, “Росток” алтынчы урын алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International