Тиздән Татарстанда социаль ипотека программасында республиканың теләсә-кайсы оешма һәм предприятиесе катнаша алачак. Аларның милек рәвешенең нинди булуы мөһим түгел: әлеге оешмалардан республиканың торак төзелеше тармагын камилләштерү максатыннан махсус түләүләр башкаруы гына сорала.
Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары парламентның чираттагы утырышында шул турыдагы закон проектын карады. “Татарстан Республикасында торак төзелеше үсешенә дәүләт ярдәме турында”гы закон проекты аерым оешмаларның социаль ипотека программасында катнашуын тәэмин итү максатыннан эшләнгән. Әлеге предприятиеләрнең кайсы милек рәвешенә каравы исә мөһим түгел.
“Әлеге закон гамәлгә кергән очракта, социаль ипотека системасында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ хезмәткәләрнең гаиләләрен исәпкә алу һәм махсус реестр алып бару эшчәнлеге шушы оешмалар тарафыннан башкарылачак”, диелә закон проектында.
Шунысы да мөһим, бу канун торакка булган ихтыяҗны исәпләп чыгаруны да шактый җиңеләйтә. Алга таба әлеге эшчәнлек җирле үзидарә органнары катнашыннан башка гына алып барылачак. Бу - халыкта аеруча зур ризасызлык тудыра торган кабинетлар буйлап чабу һәм төрле өстәмә документлар җыюны бетерергә ярдәм итәчәк. Оешма һәм предприятиеләр исә фатирга ихтыяҗы булган хезмәткәрләренең исемлеген Татарстанның Торак фондына мөстәкыйль рәвештә җибәрә алачак.
Әлеге закон проекты депутатларда яклау тапты. Алар документы берьюлы өч укылышта кабул итте.