“Ел тәрбиячесе-2015” – Зөлфия Җәләлова

2015 елның 10 апреле, җомга
Шәһәрнең “Аленушка” балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып 4 ел эшли. Балаларны җырларга, биергә өйрәтү турында кечкенәдән хыяллана ул.
-Бала ак кәгазь бите сыман, аңарда нәрсә ясыйсың, шул була, - дип кабатларга ярата. Һәрбер сабыйга шәхсән якын килеп, аларның иҗади осталыкларын танып алуны, үстерүне төп бурычы итеп куя яшь педагог. Үз өстендә дә күп эшли. Узган ел “Наше время – Безнең заман” эшләүче яшьләрнең иҗади II республика телевизион фестивале дипломанты булды.
- Җиңәрмен дип көтмәгән идем. Бик дулкынландым. Шатлыгымны иң беренче җитәкчем, бакча мөдире Татьяна Владимировна Михеева белән бүлештем. Республикада да лаеклы урын аласым килә, - ди елның иң яхшы тәрбиячесе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International