Фатир һәм машинага махсус льготалар гамәлгә керде

2015 елның 10 апреле, җомга
Билгеле булганча, соңгы вакытта Татарстанда банктан кредит алучыларның кинәт кенә кимүе турындагы сүзләрне еш ишетергә туры килә. Барысына да илдәге финанс-икътисади вәзгыятьнең тотрыклы булмавы сәбәпче. Өстәвенә, банк ставклары да югарыга үрмәләде. Мондый шартларда кем генә банктан кредит алырга җөрьәт итәр икән?

Субсидия яңа торак өчен генә

Әлбәттә, бу Татарстанга гына түгел, ә гомумән, Россиягә хас проблема. Шуңа күрә ил җитәкчелеге әлеге вәзгыятьне уңай якка хәл итү ысулын эзләде дә инде. Һәм менә агымдагы елның апрель аеннан илдә льготалы ипотека кредитлары белән бәйле яңа программа гамәлгә керде. Шул рәвешле, хәзер аена 300 миллион сум күләмендә кредит бирергә сәләтле банклар бюджетта каралган махсус субсидияләргә өмет итә ала. Әгәр дә халыкка бирелә торган кредит күләме азрак икән, андый банкларга дәүләт программасында ипотека кредитлары бирү агентлыгы аша катнашу мөмкинлеге тудырылган.

- Әлеге программаның төп максаты – кредит ставкасының 13 проценттан артуына юл куймау. Моның өчен Россия бюджетыннан 20 миллиард сум күләмендә ярдәм каралган. Бу акчалар банк ставкасын компенсацияләүгә тотылачак. Бу ярдәм халыкка 400 миллиард сумлык кредитлар бирергә ярдәм итәчәк, - дип аңлаталар Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында.

Әлбәттә, ташламалы банк ставкаласы кредитка ия булу өчен билгеле бер кагыйдәләрне үтәү сорала. Моның өчен ипотека алучы милек хокукын рәсмиләштергәннән соң, фатирын иминиятләштерергә бурычлы. Әле алай гына да түгел, аңардан үз шәхесен иминиятләштерүне дә таләп итәчәкләр. Тагын бер шарт: сатып алына торган фатир беренчел торак булырга тиеш.

Льготалы ипотека кредитлары белән бәйле программа кысаларында кредитны 30 елга рәсмиләштерергә мөмкин. Беренчел кертем исә торак бәясенең ким дигәндә 20 процентын тәшкил итәргә тиеш. Татарстанда әлеге төр кредит күләме бер кешегә 3 миллион сумнан да артыграк булмаячак.

Машинаны арзан бәядән алып кал

Икенче бер яңалык шулай ук льготалы кредитлар белән бәйле. Тик бу юлы сүз машина сатып алучыларга ярдәм турында бара. Әлеге программаның төп максаты – Россиянең машина төзү санәгатен камилләштерергә ярдәм итү. Шул рәвешле, апрель аеннан башлап машинаның үзебездә җитештерелә торганын сатып алырга теләүчеләр кредит ставкасы белән бәйле махсус ташламага өмет итә ала. Моның өчен аларга автомобиль бәясенең 20 процентын түләү дә җитә. Шулай булганда, кредит ставкасы киметелә: ул 15 проценттан да артмаячак, дип ышандыра белгечләр.

Әлбәттә, биредә сүз Россиянең үз автозаводларында җитештерелә торган машиналар турында гына бара дип уйлау дөрес түгел. Үзебездә җыела торган чит ил машиналары да әлеге программада “катнаша ала”. Иң мөһиме, машина бәясенең 1 миллион сумнан арзанрак булуы шарт. Шунысы да мөһим: машина яңа булырга, ә аның авырлыгы исә 3,5 тоннадан артмаска тиеш.

“Әлеге төр кредитлар 2015 ел ахырына кадәр ике елга биреләчәк. Программада теләсә-кайсы банк катнаша ала. Коммерцияле банклар исә ташламаларның кайсы төр машиналарга каралачагын үзләре билгели”, диелә программада.

Бу программаны тормышка ашыру өчен федераль бюджеттан 1,5 миллиард сум күләмендә акча каралган. Әлеге акчалар 200 меңнән артык машина сатарга ярдәм итәчәк, дип фаразлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International