Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Өлкәннәр көне
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Бердәнбер бораулаучы
2015 елның 13 апреле, дүшәмбе
Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Александрович Киренков Буа районында бердәнбер һәм атаклы бораулаучы. Ул озак еллар хезмәт куйган коллективы бездән ветеранның сугыш хатирәләре һәм хезмәт батырлыклары турында язуыбызны үтенде. Язма Мәскәүдә нәшер ителүче “Мелиорация һәм су хуҗалыгы” журналында да басылачак.
Василий Александрович 1943 елда 17се тулыр-тулмас сугышка китә. Мәскәү астындагы Покровка шәһәренә 6 айлык укуларга җибәрәләр. Берничә айдан ут астына – Смоленск шәһәренә озаталар яшь солдатларны. Алар поездын юлда ук дошман утка тота. Бик күпләр шунда ук һәлак була. Исән калганнар Белоруссиягә китә. Шунда Василийны пушкадан атарга өйрәтәләр. Ветеран 72 ел элек булган канкойгыч вакыйгалар турында эзлекле генә сөйли дә алмый. Әледән-әле күз яшьләренә буылып, тыны кысыла башлый.
– Фашист басып алган шәһәрләрдә аларның кансызлыгы, вәхшилеге тагын да коточкыч булып күренә иде. Яндырылган авыллар, абзарлар, явызларча үтерелгән хатын-кызлар, балалар..., - күренеп тора бабайга бу хакта сөйләве бик авыр.
76нчы танкларга каршы дивизия составында артиллерияче Василий Киренков та Брест шәһәрен, Көньяк Пруссияне, Польшаны азат итүдә катнаша. 1944тә кышның зәмһәрир суыкларында Кенигсберг шәһәре өчен каты сугышларда яралана. Дошман пулясы сул аягын тишеп чыга. Күпме яшь солдатлар һәлак булды ул көнне. Бөтен җир өсте кан белән тулды. Яралылар әрнеп кычкыралар, ярдәм сорыйлар. Бу хакта ничек тыныч кына сөйләп була?!
Вильнюс шәһәрендәге госпитальдә табиблар Василийның аягын кисәргә карарга кылалар. Бәхеткә, берсе килешми һәм хаклы була. Аяк төзәлә. Солдат әле Көньяк Пруссиянең Хайверт шәһәрен азат итүдә дә катнаша. Бөек Җиңүне Берлинда каршылый. Туган якларына 1950нче елда гына әй-ләнеп кайта. Күпсанлы медальләр, күкрәк билгеләре арасында Василий Александрович өчен иң кадерлеләре – икенче һәм өченче дә-рәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары һәм “Сугышчан казанышлары өчен” медале.
Мобилизацияләнгәннән соң, Пермь өлкәсенә китә. Егет ул заманнарда иң абруйлы һәм авыр саналган бораулаучы һөнәрен үзләштерә. 18 ел Урал якларында нефть скважиналары бораулаучы булып хезмәт куя. Ямбулат авылы егете җитәкчелегендәге бригада бораулаган скважиналар бүген дә сәгать кебек эшләп тора. Соңрак җәмәгате ирен туган якларга кайтырга үгетли башлый. Тик шундый белгечне югалтырга теләмиләр җитәкчеләр. Василий Александрович Буага кайтып, ул вакыттагы ПМК-123 директоры Александр Ефремовтан эш белешә. Мондый һөнәр иясен биш кул белән алачакларын әйтә җитәкче. Урал якларындагы җитәкчелек белән килешеп, бораулаучы Василийны туган якларына кайтаруга ирешә. 1969 елдан әлеге оешмада оста булып эшли башлый. Районда колхозларга су китерү бурычы куела. Бүгенгедәй хәтерли хезмәт ветераны. Шәмәк авылында 12 көн эчендә скважина бораулау бурычы куела Көн-төн бер сәгать ялсыз эшли бригада. Оешма алдына куелган заданиене үти. Фермага билгеләнгән көнне су килә.
Шәһәрдә бүген дә краннардан аккан су өчен Василий Александровичка бурычлы без. Ленин урамындагы, җиләк-җимеш питомнигындагы, машина төзү, шикәр заводларындагы, Чурак авылы янындагы су скважиналарын бораулау барысы да аның җитәкчелегендә башкарылган.
Аның тыныч тормыштагы батырлыкларын язып бетерерлек түгел. Әле безнең якларда нефть эзләп, тирән бораулау эшләре белән дә шөгыльләнергә туры килгән аңа. Тик Буаның кара алтын өстендә утырмаганлыгы ачыкланган.
Василий Киренков Татарстанда “Нефть промышленностена 100 ел” медале белән бүләкләнгән 3 ветеранның берсе. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев чакыруы буенча Казанда Почет билгесе ордены белән бүләкләнде.
Тик ветеран өчен иң мөһиме бүген озак еллар бергә гомер иткән җәмәгате Мария Тимофеевнаның исән булуы һәм балалары, оныклары янәшәсендә аларның тормышларына сөенеп яшәү.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
апрель, 2026 ел
2026 елның 9 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның атналык оператив фаразы
Болытлы. , урыны белән яңгыр. Көндез кайбер районнарда яшенле яңгыр явуы ихтимал.
7
апрель, 2026 ел
2026 елның 8 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның атналык оператив фаразы
Аязучан болытлы һава. Төнлә явым-төшем юк. Көндез бераз яңгыр ява. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяк-көнчыгышка күчеп, көнчыгыштан 5-10 м/с.
Татарстан Росреестры Комплекслы кадастр эшләренең ни өчен алып барылуын аңлатты
Татарстан Росреестры региональ Роскадастр белән берлектә комплекслы кадастр эшләрен уздыру мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрде. Иң популяр сорауларны һәм аларга җавапларны китерәбез.
«МИНЕМ ШӘҖӘРӘ - 2026» КОНКУРСЫ СТАРТ АЛА
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты (ТР Дәүләт архивы) һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ («ТР да» ДБУ) Татарстан Республикасында яшәүчеләрне «Минем шәҗәрә» генеалогик тикшеренүләр конкурсында катнашырга чакыра. Конкурсның максаты-шәҗәрә төзү традицияләрен торгызу, гаилә кыйммәтләрен һәм буыннар бәйләнешен ныгыту, гаилә тарихын өйрәнү аша балаларга һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз