Шәһәребезнең М. Вахитов исемендәге гимназиясендә “Салют җиңү” дип аталган программа кысаларында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган хәрби – патриотик эш дәвам итә. Укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз бу эштә актив рәвештә катнашалар. Һәр сыйныф үзләренә беркетелгән ветеранга шефлык хезмәте күрсәтүен дәвам итә. Сыйныф сәгатьләрендә һәм мәктәптән тыш чараларда укытучыларыбыз халкыбызның сугыштагы һәм тылдагы батырлыгын күрсәтергә тырышалар. Гимназия безнең диварларында да сугыш темасына багышланган бик күп стендлар барлыкка килде.
Яңа гына гимназиянең тарих укытучысы Галятдинов Р.Х. һәм 10 “Б” сыйныфы тырышлыгы белән ясалган “Без каһарманнар нәсәленнән” дигән стендта укучыларның сугышта катнашкан туганнарының фотосүрәтләре һәм алар турында материаллар урын алды.
Бүгенгесе көндә һәр сыйныф программа буенча ел дәвамында эшләгән эшләренә йомгак ясаячак конференциягә әзерләнә.