“Халык контроле”нә – өч яшь!

2015 елның 17 апреле, җомга

Моннан нәкъ өч ел элек Татарстанның Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында “Халык контроле” дип исемләнгән дәүләт мәгълүмат системасы эшли башлаган иде. Шушы вакыт эчендә генә дә халык тарафыннан 40 меңгә якын мөрәҗәгать килгән.


Хәзерге вакытта аларның 28 меңе инде чишелгән, 1248 мөрәҗәгать – чишелеш этабында. Әлбәттә, бөтен проблемаларны да тиз генә чишеп бетереп булмый. Шул сәбәпле, 6080 мөрәҗәгать планлаштырылган, 4388е – кире кагылган.

Өч ел дәвамында “Халык контроле” кулланучылары әлеге системада теркәлгән гаризаларны 488 мең тапкыр хуплаган. Моннан тыш, Татарстан гражданнары аларга үз фикерләрен дә җиткергән, төрлечә бәя биргән.

“Әйләнә-тирә территорияне төзекләндерү” һәм “Юл хәрәкәтен оештыру” – “Халык контроле” порталының иң популяр категорияләре. Беренчесе өчен республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы җавап бирә. Өч ел эчендә әлеге өлкәгә кагылышлы 14 меңгә якын мөрәҗәгать кабул ителгән. Шунысын да әйтеп узарга кирәк: аларның 75 проценты инде чишелгән. Татарстанлыларның күпчелеген йорт һәм йорт янындагы территорияләрнең начар хәлдә булуы борчый.

“Юл хәрәкәтен оештыру” категориясенә килгәндә, аның модераторы – республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы. Аңлашылганча, юл түшәмәсенең канәгатьләнерлек хәлдә булмавы, юл билгеләре, тамгалары, светофорларның урнашу урыннары, аларның эшләү дәрәҗәсе буенча шикаятьләрне нәкъ шушы категориядә юллап була. “Халык контроле”нең эшчәнлеге дәвамында “Юл хәрәкәтен оештыру” бүлегенә халык тарафыннан 12 меңгә якын мөрәҗәгать урнаштырылган. Бүгенгә шуларның 55 проценты инде чишелгән.

Әлбәттә, “Халык порталы”нда татарстанлыларның катнашуыннан башка, республикада беренче карашка вак булып тоелган мәсьәләләрнең бар икәнен дә белмәс идек, мөгаен. Шул сәбәпле, Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы республика тормышында актив катнашканнары өчен гражданнарга рәхмәт белдерә.

 

Источник: http://intertat.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International