“Ак Барс Буа” агрофирмасының 3 номерлы филиалында Рафыйк Сираҗевны һәркем белә һәм хөрмәт итә.
51 елдан бирле автомобиль руле артында ул. Шушы дәвер эчендә ничә мең чакрым юл узуын, ничә мең тонна йөк ташуын үзе генә беләдер.
Иске Суыксу авылына баргач, җәмгыятьнең орлыкчылык буенча агрономы Дамир Хәйретдинов белән кырда көзге уңыш культураларын чәчүдә катнашучы механизатор янына юл тоттык. Менә кыр башына “ГАЗ-53” автомобиле килеп туктады. Тәҗрибәле йөртүче Рафыйк абый үзе икән. Чәчү агрегатларын өзлексез орлык белән тәэмин итү аңа йөкләнгән.
-Сезнең турында газетага язарга булдык әле, - дигәч,
-Кирәк түгелдер, миннән дә яхшырак эшләүче уңганнар да бар җәмгыятьтә, - дип җавап кайтарды ул.
Өлкән яшьтәге йөртүче үзе тыйнак булырга тырышса да, аның хезмәте турында баш агроном Дамир Хәйретдинов зурлап сөйләде.
-Бик уңган ул. Техникасы төзек аның. Без аның биргән файдалы киңәшләрен тотып эшлибез. Аның гаиләсе дә күпләргә үрнәк, - диде ул.
Рафыйк абый тормышта бик бәхетле гаилә башлыгы. Тормыш иптәше Рәмзия белән өч кыз тәрбияләп үстергәннәр.
-16 оныгым бар минем, - дип горурланып һәм, вакыт тыгызлыгына сылтап, руль артына утырып кузгалып китте.