Иртәгә, 25 декабрьдә, иртәнге сәгать 9да, яңа трасса тоташтырылу сәбәпле, Буа шәһәрендә бер көнгә суны туктатып тору планлаштырыла. Су шәһәрнең Космовский урамында (Яшьлек кафесы), плодопитомник, Яшьләр бистәсе, Шикәр заводы бистәсе, Төньяк-көнчыгыш бистәне, Машинатөзелеше заводы тирәсендә булмаячак.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе 2018 елда 67 меңнән артык электрон гариза эшкәрткән инде.
Росреестрга электрон рәвештә бирелгән исәп-теркәү документлары саны буенча муниципаль берәмлекләр арасында Казан шәһәре (7 091), Тукай районы (2 885) һәм Әлмәт шәһәре (1 728) алдынгы урыннарны били.
"Сетевая компания" ААҖ электр челтәре хуҗалыгы объектларында ремонт һәм профилактик эшләр башкару сәбәпле, Буа электр челтәрләре түбәндәге адреслар буенча электр энергиясен өзү турында хәбәр итә:
2018 елның 3 декабрендә гражданнар тарафыннан милек, җир, транспорт салымнарын һәм физик затлар кеременә салымын түләү өчен билгеләнгән вакыт тәмамланды.
Әгәр ниндидер сәбәпләр аркасында күрсәтелгән срок тәмамланганчы салым түләү бурычын үти алмаса, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе моны якын арада эшләргә тәкъдим итә.
29 -31 декабрьдә сезне Яңа ел чыршыларының тантаналы ачылышына чакырабыз:
29 декабрьдә 16:00 сәгатьтә - шикәр заводы паркында;
29 декабрьдә 15:00 сәгатьтә - Буа элеваторы территориясендә;
30 декабрьдә 18:00 сәгатьтә - Яшьләр паркында;
Үзәк паркта бәйрәм тамашасы 31 декабрьдә 18 сәгатьтә башлана. 21.00 сәгатьтә-фейерверк.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә.
Коррупциягә каршы законнар һәм Россия Федерациясе Граждан кодексы нигезләмәләрендә дәүләт һәм муниципаль вазыйфаларны биләүче затларга, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләргә, аерым оешмалар хезмәткәрләренә бүләкләр бирүне, шулай ук хезмәт (хезмәт) бурычларын үтәүгә бәйле рәвештә аларга бүләкләр алуны тыю каралган.
Яңа ел алды-теләкләрне үтәү вакыты. Безнең һәрберебез бу чорда ниндидер яшерен нәрсә турында хыяллана.
Күп балалы Аитова Екатерина Николаевнаның балалары тимераякта шуарга яраталар, алар - «Арктика»боз сараена даими килүчеләр. Тик алар бишәү һәм әниләре аларны бер үзе тәрбияли, һәм тимераяклар аларның зур бердәм хыялары иде.
Куравиннар гаиләсендә 5 бала тәрбияләнә. Гаиләдә туйдыручы ул бары әти генә. Әни Ольга Анатольевна бала карау буенча ялда һәм ул балаларга яхшы кышкы киемнәр сатып алырга теләге зур иде.
Чуйкиннарның яшь гаиләсендә озак вакытлар улларының авыруына һәм аны дәвалау зарурилыгына бәйле рәвештә балалар коляскасын һәм карават алу мөмкинлеге булмаган.
Гайнетдинова Диләрә, сәламәтлек үзенчәлекләренә карамастан, социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы " Преодоление" клубының актив әгъзасы булып тораУл ел буе ноутбук аша, яшьтәшләре белән аралашу мөмкинлеге турында хыялланган иде.
Буа муниципаль районы башлыгы Марат Азат улы Җаббаров аларның хыялларын тормышка ашырды. Һәм иң мөһиме -ул бу гаиләләргә могҗиза һәм Яңа ел могҗизасына ышаныч бүләк итте.
Бүген Ял итү үзәгендә Казан дәүләт аграр университеты вәкилләре Буа районы башлыгы Марат Җәббаров, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор Харис Мусин, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев, «Буа урманчылыгы» җитәкчесе Илнар Гатауллин, югары уку йорты укытучылары һәм студентлары катнашында мәктәпне тәмамлаучылар белән очрашты.
Беренче чиратта, игътибарлы булырга, алдакчылар схемалары турында күбрәк белергә кирәк (шул максат белән, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, массакүләм мәгълүмат чараларында чыгыш ясап, гражданнарга күпләп җыела торган төрле урыннарда полиграфия продукциясен таратып, профилактика буенча зур эш алып бара).
Сезнең туганнарыгыз, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, кәрәзле элемтә операторлары һәм банк учреждениеләре вәкилләре, таныш һәм башка затлар белән телефон элемтәсе һәм интернет аша аралашу барышында алынган мәгълүматның дөреслегенә инаныгыз. Туганнарына һәм танышларына шалтыратып карагыз, таныш булмаган кешеләрнең кем исеменнән эшли;
Бу хакта кичекмәстән хокук саклау органнарына «02», «112»телефоннары буенча хәбәр итегез.
Районда традицион «Снегоход» операциясе башланды. Аның барышында Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге ЮХИДИ, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм аучылык хезмәте хезмәткәрләре белән берлектә даими рейдлар оештыра.