Фирдүс Салих улына мактаулы исем бирелде.
Урта мәктәпне 188, тугызынчы сыйныфны 469 укучы тәмамлады.
Мәктәпләрдә Соңгы кыңгырау бәйрәме уңаеннан быелгы чыгарылышларны һәм уку йортлары коллективларын муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров котлады.
Һәр елны хатын-кызларга үткәрелеп килә торган район ифтар-мәҗелесе быелда бик матур итеп утте.
Тугыз булачак солдат иртәнге 5тә юлга кузгалдылар. Аларны озатырга район башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камәртдинов та килгән иде. Ул егетләргә хәрби бурычларын үтәп, исән-сау туган якларына әйләнеп кайтуларын теләде, акчалата бүләкләр тапшырды. Аның сүзләренә хәрби комиссар Радик Төхфәтуллин һәм әти-әниләр кушылды.
Кичә Буада эшмәкәрләр белән очрашу узды. Ул Россия эшмәкәрләре көнененә багышланган иде.
Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин эшлекле сәфәр белән Буа районында булды.
Буаның “Ромашка” балалар бакчасында “Баланы үстерүнең бердәм яссылыгын булдыру: балалар бакчасы һәм гаилә хезмәттәшлеге” дип аталган республика зона семинары булды. Аны әлеге бакчада уздыру район мәгариф идарәсе һәм “Ромашка” балалар бакчасы җитәкчелеге инициативасы иде.
Яз җитү белән күпчелек кеше үз бакчаларына ашыга. Тик, җир монәсәбәтләре аркасында куршеләр арасында еш кына бәхәсләр тудыра: кем кемнең җирендэ коймасын корган, яки куршесенен җирендэ усемтелэр утырткан?
Ун көнгә Буаны театраль башкалага әверелдергән икенче халыкара фестивальне ачу тантанасы шәһәрнең үзәк паркында узды. Район үзешчәннәренең җырлары, балалар чыгышлары, тамашаны карарга килгән буалыларның, кунакларның алкышлавы астында егермедән күбрәк милли театр коллективы, зур кунаклар мәйдан түренә үттеләр.