ЯҢАЛЫКЛАР


28
май, 2018 ел
дүшәмбе

Буа муниципаль районындагы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге “Гармония” хезмәткәрләре  Чүпрәле районында урнашкан “Теплый дом” балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты белгечләре белән берлектә күчмә социаль реабилитация консилиумы оештырдылар.

Уку елы тәмамлау алдыннан Мулланур Вахитов исемендәге гимназиянең 10-нчы сыйныф укучылары “Тарихи һәйкәлләрне саклау.Кабер ташлары эпиграфикасы” темасы астында узган семинарда катнаштылар. Семинарның практик өлеше Буа шәһәренең иске зиратында узды. Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать  Институты фәнни хезмәткәре Венер Мөдарис улы Усманов укучыларны эпиграфика сәнгате белән таныштырды


25
май, 2018 ел
җомга

Буалы кызлар, апалар, сеңелләр, ягез әле, Сабантуй батырына иң матур сөлге чигеп карагыз. Кул осталыгыгыз бар икән, ашыгыгыз, быел район Сабан туенда чигүле сөлгеләр бәйгесе игълан ителә

 

Буа муниципаль районы чик буе гаскәрләренең 100 еллыгына багышланган эстафетасында катнашана. Әлеге акция 9 май көнне Салехард шәһәрендә старт алды. Кичә Буа шәһәрнә чик буе гаскәрләренең байрагы килеп җитте. 

Дәүләт хезмәтләрен күрсәтү порталы көннән-көн популярлаша. Төрле ведомстволарга булган йомышны өйдән чыкмыйча, чиратлар тормыйча гына үтәүне кулай күрә буалылар.

Мәктәпләрдә укулар тәмамла. Әти-әниләр алдында бүгеннән сорау тора – җәй буена баланы кая урнаштырырга? Кемнәрдер бу мәсьәләне кыштан ук хәл итеп куйса, арада бу проблеманы чишү теләге белән бүгенге көнгә кадәр төрле инстанцияләр юлларын таптаучылар  юк түгел. Бу хакта алар редакциягә дә  мөрәҗәгать иттеләр. Әлеге мәсьәләдә әти-әниләргә ярдәм итү йөзеннән без районда балаларның ялларын оештыру белән шөгыльләнүче җаваплы затлар белән элемтәгә кердек.


24
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Сергей Безруков Буага килеп җитте

Бүген “Халык колыны” конкурсы җиңүчесе Наталья Лаврентьева, вәгъдә иткәнебезчә, журналистлар белән бергә ипподромга героебызга исем кушарга барды. Ул бирегә кызы Милена белән килде.

Әлеге вакыйга 7 июнь көнне кичке сәгать 5тә Ял үзәгендә булачак.

“Россельхознадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария Идарәсе белгечләре республиканың сәүдә нокталарында пробага алган сөт продуктлары арасында фальсификатлар булуы ачыкланган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International