Бәйрәм 23 июль, шимбә көнне көндезге икедә Югары Лашчы авылы мәчете янындагы мәйданда башланып китәчәк. Анда балалар өчен төрле уеннар оештырылачак, бәйгеләрдә җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.
Хуҗалыкларда әлегә көзге культуралар уңышын суктыралар.
Чираттагы концерт Чуаш Киштәге авылы кырында булды.
“Россельхознадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең җир күзәтчелеге бүлеге җир белән бәйле законнарның үтәлешенә күзәтчелек итә.
Җәй көне азрак акча эшләп алырга бер яшүсмер дә каршы түгел кебек. Бу уңайдан эш һәм шөгыль үзәгенә мөрәҗәгать итүчеләр җитәрлек. Әмма оешма-предприятиеләр балигъ булмаганнарны эшкә алырга атлыгып торалармы?
Тәтеш полигонында узган ярышларда Буа электр челтәрләре җәмгыяте электр монтерлары командасы беренчелекне яулады.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илдус Гыйззәтов әйтүенчә, шәһәрнең “Дельфин” йөзү бассейны каршында төзелә башлаган әлеге ике йортның берсен районның “Строитель+” оешмасы төзи.
Район Советы утырышлар залында дүшәмбе көнне шәһәрдәге күпкатлы йортлар буенча өлкәннәр катнашында традицион киңәшмә узды. Анда тиздән төгәлләнәчәк капиталь ремонт барышы хакында сүз барды, беррәттән башка мәсьәләләр дә кузгатылды.
Шушы көннәрдә “Авангард” агрофирмасында комбайннар парады узды. “Кыр кораблары”ның уракка әзерлеген районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, дәүләт техника күзәтчелеге бүлеге белгечләре белән бергә “Татагрохим” җәмгыяте генераль директоры урынбасары Илдар Әфләтунов, Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгече Наил Алиуллов кабул иттеләр.
Бердәм дәүләт имтиханнарының барлык нәтиҗәләре билгеле булды. Шунысы куанычлы: мәктәптән 197 чыгарылышның барысы да кулына аттестат алып чыкты.