ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2015 ел
сишәмбе
Җиңү көне бәйрәме алдыннан Буа муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге  “Гармония” хезмәткәрләре “Преодоление” клубы әгъзалары  өчен  “Гергий тасмаларын”өләшү акциясен үткәрделәр.
Апрель уртасыннан алып бүгенге көнгә кадәр шәһәрдә К. Либкнехт, Вокзал, К. Маркс, Вахитов урамнарында  юллардагы чокырлар өлешчә тигезләнде.
Авылның мәчет картлары һәм хезмәт һәм сугыш ветераннары Нурвахитта Ватан сугышыннан исән кайта алмаган авылдашларга куелган һәйкәл тирәсен тимер койма белән тоталар   Коймаларны Алших җирле үзидарәсе ясатып бирде. Ә аны урнаштыруны бабайлар, шулай ук клуб хезмәткәрләре үз өсләренә алдылар.
Президентның  визитының төп форсаты райондагы язгы кыр эшләре белән танышу булды. Ул "Авангард" агрофирмасының Протопопово бүлекчәсендә чәчү барышы белән шәхсән танышты.
2 май көнне 112 коткару номерына Ырыңгы авылында янгын чыгу хәбәре килеп иреште.

4
май, 2015 ел
дүшәмбе
Моны алар 1 май көнне Кама Тамагында футбол буенча  кечкенә  шәһәрләр арасында Татарстан беренчелегенә зона ярышларында расладылар.
М. Вахитов исемендәге гимназия ишегалдындагы волейбол-баскетбол мәйданчыгында гадәти булмаган ярыш узды.
Район авылларында модульле фельдшерлык-акушерлык пунктлары ачу дәвам итә.

Иске бинада урнашкан медпункт урынына, толымбайлыларны сөендереп, стоматология кабинеты беләп ФАП  калыкты.

Ә Тимбай авыл җирлегенә караган Ташкичүдә медпункт клуб бинасында урнашкан иде.
Буа районына кайсы яктан гына килсәң дә, юлчыларны рәт аралары чистартылган, кәүсәләре известь белән буялган агач-куаклар гаскәрләре каршы ала һәм озата бара.
Беренче булып бу эшкә Дружба агрофирмасының Вольнистан бүлекчәсендә керештеләр.  Анда арпа орлыклары җир куенына салынды.
Быел соңгы яңгырлар чәчүгә төшүне атна-ун көнгә тоткарлады әмма, Дружба агрофирманың баш агрономы Рәис Низамов әйтүенчә, туфракта җитәрлек тупланган дым запасы үсентеләрнең тизрәк тишелүенә ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International