ЯҢАЛЫКЛАР


29
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Росреестрында аңлатуларынча, 2024 елның июленнән күпфатирлы йортта (МКД) гомуми милек хокукында өлешне дәүләт теркәвенә алган өчен дәүләт пошлинасы гамәлдән чыгарылган.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр һәм Роскадастр экспертлары СНТны түләүсез догазификацияләү дәүләт программасында катнашу мәсьәләләре буенча кайнар линия барышында гражданнарның сорауларына җавап бирделәр. 

2025 елның 1 гыйнварыннан икенче һәм аннан соңгы балаларга стандарт тотып калу һәм ул бирелә торган керемнәр лимиты артачак/

2024 елның 31 августыннан 7 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарда янгын куркынычы зур булыр дип көтелә (4 класс).

30 августта төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре территориясендә урыны белән томан көтелә.

Татарстан буенча РСФ бүлеге республика халкының барлык иминият пенсияләрен индексацияләячәк. Эшләүче пенсионерларга пенсияләрне индексацияләү турындагы Закон 2025 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк, әмма турыдан – туры индексация үзе бер айга соңрак-2025 елның 1 февраленнән, һәм алга таба ел саен булачак.  Эшләмәүче пенсионерларныкы кебек үк.

27 августтан Россия Почтасының Татарстандагы барлык бүлекчәләре Курск һәм Белгород өлкәләреннән алучылар өчен 10 килограммга кадәр авырлыктагы посылкаларны бушлай кабул итә. Шулай ук күрсәтелгән төбәкләрдә яшәүчеләр илнең теләсә кайсы төбәгенә бушлай җибәрелә ала.

Буа шәһәр прокуратурасы мөмкинлекләре чикләнгән затларның автомобильләре өчен парковкаларда урыннар бүлеп бирү өлешендә закон таләпләренең үтәлешен тикшерде.

Күзәтчелек чаралары барышында Буа районы авыл җирлекләрендәге дүрт мәктәпкә якын машина кую урыннарында инвалидларга урын бирелмәве ачыкланды.

Буа шәһәр прокуратурасы 63 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ Җинаять Кодексының 111 маддәсенең 2 нче өлеше «з» пунктында каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты (корал сыйфатында кулланыла торган предметны кулланып, сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян салу).

Гражданнарның коллектив мөрәҗәгате буенча Буа шәһәр прокуратурасы үткәргән тикшерү барышында «УК-Буа» ҖЧҖнең Гагарин урамындагы балалар уен мәйданчыгын тиешенчә карап тотмавы ачыкланган. Моннан тыш, идарәче компания йорт яны территорияләрен тиешенчә тотмаган.

Татарстан Росреестры торак пунктлар чикләрендә урнашкан җир кишәрлекләрен, шулай ук бакча һәм яшелчә җир кишәрлекләрен үзләштерү өчен 3 еллык срок билгеләү турындагы Законның ничек эшләячәген аңлатты.

Росреестр тарафыннан эшләнгән Закон 2025 елның 1 мартыннан үз көченә керә. Шул вакыттан башлап кешеләрдә участокны тиешенчә файдалануга әзерләүгә өстәмә 3 ел барлыкка киләчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International