Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар кысаларында 2022 елның 26 сентябреннән Буа муниципаль районында бюджет оешмаларыннан лаеклы ялга чыккан пенсионерларга, бетерелгән оешмаларда эшләгән пенсионерларга хәйрия ярдәме бирү буенча акция үткәрелә.
29 сентябрьгә әлеге категория гражданнарга 5 кг. югары сортлы он 3 272 пенсионерга бирелде. Бу акциядә барлыгы 3617 өлкән кеше катнашачак.
Бүген, 2022 елның 30 сентябрендә Буа дәүләт драма театрында 1952 елгы юбилярлар чакырылган чара булды.
Чарада катнашучыларны Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин сәламләде.
Татарстан Республикасы ветераннары арасында «Балкыш» («Сияние») үзешчән башкаручылар фестиваленең VII Республика лауреатларын дипломнар белән бүләкләделәр. «Шобага» спектаклен күрсәттеләр һәм азык-төлек җыелмасын тапшыру да оештырылды. Чарада барлыгы 221 кеше катнашты.
Бүген, 30 сентябрьдә, Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов Өлкәннәр көне алдыннан Буа картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булды, анда өлкән яшьтәге пенсионерлар белән очрашты.
Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Ринат Гайзатуллин һәм Шакир Яһудин, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова катнашты.
Күчмә чара кысаларында Энҗе Нияз кызы Нигъмәтҗанова гражданнарны кабул итте, Буа районында яшәүчеләр министр урынбасарына үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм аларга җаваплар алдылар.
Халыкара Өлкәннәр көненә багышланган чаралар кысаларында Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре котлау марафоны оештырды. Марафонда «Преодоление» клубы әгъзалары катнашты. Балалар аерым тырышлык белән өлкән яшьтәге кешеләргә рәхмәт сүзләре һәм матур теләкләр белән открыткалар әзерләделәр.
Өлкән яшьтәге гражданнар бик канәгать калдылар һәм үзләренә күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәт сүзләрен әйттеләр. Котлау марафоны дәвам итәчәк.
Буа шәһәр прокуратурасы тарафыннан "кайнар линия" һәм мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле гражданнарны көн саен кабул итү оештырылды.
“Кайнар линия” номеры (884374) 3-20-62, кабул итү көн саен дүшәмбедән җомгага 08.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, Буа шәһәр прокуратурасының оператив хезмәткәре тарафыннан ТР, Буа ш., Р.Люксембург ур., 140 й. адрес буенча гамәлгә ашырыла.
2021 елда Казан шәһәренең «Буа якташлык җәмгыяте» җирле иҗтимагый оешмасы (Казан шәһәре) «Коммерцияле булмаган оешмалар» номинациясендә «Ел хәйриячесе» исеменә республика конкурсында җиңүчеләр арасына керде.
Исегезгә төшерәбез, мактаулы исем буалыларга төрле номинацияләрдә элек тә бирелде.
Буа муниципаль районының «Стройгарант+ » ҖЧҖ 2019 елда «Кече бизнес предприятиеләре» номинациясендә 54 җиңүче арасында.
«Буа шикәре» ҖЧҖ 2020 елгы конкурста җиңү яулады. Предприятие «Эре һәм урта предприятиеләр» номинациясендә, ә «Массакүләм мәгълүмат чаралары» номинациясендә - «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Буа-информ» җиңүчеләр рәтенә керде.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы адресына «Халык контроле» системасы аша «Буа шикәре» ҖЧҖ һәм «Буа спирт заводы» ҖЧҖ филиалы территорияләре янәшәсендә гражданнардан начар ис таралу турында мөрәҗәгать керде.
Яшьләр эшләре, иреклеләр һәм патриотик тәрбия бирү буенча Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы комиссиясе яшьләр өчен мәдәният һәм ял паркларында күрсәтелә торган хезмәтләрнең һәркем өчен мөмкинлеген мониторинглый.
Мониторинг ил төбәкләрендәге мәдәният һәм ял паркларында яшьләр өчен хезмәт күрсәтү мөмкинлеген бәяләү максатында үткәрелә.
1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр Буа районыннан хәрби хезмәткә 46 яшь кешене чакыру планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, армия сафларына хәрби исәптә торучы 18 дән 27 яшькә кадәрге ир-атлар чакырылырга тиеш. Татарстан Республикасы хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе рәисе урынбасары - Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин сүзләренә караганда, гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру мөмкин кадәр ачык үткәреләчәк. "Иҗтимагый оешмалар вәкилләренә турыдан-туры чакырылыш комиссияләре составында, хәрби хезмәткә чакырылучыларның әти-әниләренә - комиссия утырышларында катнашу, аларны хезмәт узу урынына озата бару мөмкинлеге биреләчәк», - дип сөйләде ул.