ЯҢАЛЫКЛАР


9
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Кукуруз-кешелек дөньясына танылган иң борынгы берьеллык үләннәрнең берсе. Кукурузның 9 мең ел элек Мексикада үзләштерелүе турында искәртүләр табылган. Шул вакыттан бирле кукуруз киң таралган продуктка әверелде, аны күп кенә илләрдә үстерәләр, азык итеп ел әйләнәсе кулланалар. Бигрәк тә көньяк һәм Төньяк Америка илләрендә кукуруз популяр.

Кукурузны кулинариядә чи килеш, пешкән һәм консервланган рәвештә киң кулланалар, кукуруз бөртекләреннән кукуруз крахмалы, май, он алалар. Кукурузның файдалы үзлекләрен дөньяның барлык илләрендә дә лаеклы бәяләделәр, бу үсемлек кулинариядә генә түгел, медицинада да киң кулланыла.

Кукуруз бөртекләре РР, Е, D, К витаминнары, В төркеме (В1, В2) витаминнарына, шулай ук аскорбин кислотасына бай. Кукуруз аксымында алыштыргысыз аминокислоталар: триптофан һәм лизин бар.


8
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Яшьләрне мәдәнияткә тартуда «Пушкин картасы» программасын тормышка ашыру да зур өлеш кертәчәк. Буада программа эшлиме һәм безнең яшьләр нинди чараларда катнаша алачак?

1 сентябрьдән Татарстанда «Пушкин картасы» яшьләр программасы эшли башлады. Республикада әлеге программа буенча 14-22 яшьлек яшьләр өчен 700дән артык чара әзерләнгән. Бу карта белән бөтен ил буенча узучы мәдәни чараларга билетлар түләргә мөмкин, дип хәбәр итте ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.

Республикада «Пушкин картасы» программасында 160 мәдәният учреждениесе катнаша. Шул исәптән Буа район мәдәният йорты, драма театры һәм туган якны өйрәнү музее.

Юристларга сораулар бармы? Булса,  түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать итегез.

 

Әгәр сез түләүсез юридик консультация алырга теләсәгез, 8 (843) 22-60-60 кайнар линия телефоны буенча язылыгыз. Консультацияләр һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә үткәрелә.

 

Татарстан районнарында яшәүчеләр өчен консультацияләр онлайн режимында уза.

Район ГХАТ бүлеге мәгълүматларына караганда, агымдагы елның 8 аенда Буада 148 бала туган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 70кә кимрәк.

Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда үлүчеләр саны 72 очракка арткан - 516 кеше үлгән.

ГХАТ бүлеге хәбәр иткәнчә, яңа өйләнешүчеләр саны арта бара. Агымдагы елның гыйнвар-август айларында 148 пар мөнәсәбәтләре законлаштырылды, бу 2020 елга караганда 41 очракка күбрәк.

 

Телефон мошенниклары яңа алдау схемасын куллана башлады.

2021 елда аферистлар россиялеләргә шалтырата һәм үтерү яки шәхси милекне юк итү белән яный башлый. Шуннан соң зыян күрүчеләргә, янәсе, участковый шалтырата, ул аларны акча таләп итүчеләргә күчерергә ышандыра. Алдау схемасы буенча, зыян күрүчегә шалтыратуның инициаторы-ялган полицейский. Ул әңгәмәдәшенең ышанычына ирешә һәм телефон номерын калдыра. Аннары корбанга мошенникларны тоткарлауда ярдәм сораучы башка кеше шалтырата. Ул чакта ул инде таныш участковыйга мөрәҗәгать итә, ә тегесе аферистларны эзләү өчен акчаны аларның счетына күчерергә кирәк, дип раслый. Бу очракта зыян күрүчеләрнең һәр унынчысы пенсионер була, дип аныклана.

 

Өстәмә белем алырга телисезме? Яңа һөнәр үзләштерергә? Мөмкинлек бар!

Буа ветеринария техникумы (@bvt_buinsk) " Демография " илкүләм проектының " Мәшгульлеккә ярдәм итү " федераль проекты кысаларында @bvt_buinsk әзерлек программалары буенча укырга чакыра:
"Ташчы " тел. 89600504240,
"Пешекче" тел. 89874231942,
"Бухгалтер хисабы" (1С программасын үзләштерү белән) тел. 89274460064

Курслар түләүсез.

Мөмкинлектән файдаланып калыгыз!

Бүген "АБВГДЕЙКА" балалар бакчасы белән берлектә театр артистлары UENFEST традицион балалар уеннары фестивалендә катнаштылар. Чарада барлыгы 25 тән артык бала катнашты.

Шәһәрнең шикәр заводы паркы... Һәрвакыт халыкның яратып килгән урыны булды. Озак еллар ул парк үзгәрешсез калып, узган еллар хәтирәсен саклады. Ләкин 2020 ел аңа яңа сулыш өрде. Районның "Татарстан Республикасы территориясендә заманча шәһәр мохитен формалаштыру" дәүләт программасында катнашуы, республика җитәкчелеге ярдәме һәм муниципалитетның үз вакытында оештырылган эше нәтиҗәсендә парк яңа “күлмәк”  киде. Һәм бүген бу парк төрле яшьтәге буалыларның яраткан урынына әверелде. Биредә балалар мәйданчыгы, таганнар, җайлы һәм төрле эскәмияләр, резина өслекле йөгерү юллары, спорт сөючеләр өчен тренажерлар һәм район өчен уникаль булган төрле төсләрдә янучы таганнар.

Татар телендә диктант 2021 елда 10 сентябрьдә, 11.00 сәгатьтә башлана.

Акция татар теле һәм мәдәниятенә игътибар җәлеп итүгә, әдәби татар телен белүгә кызыксыну арттыруга, орфографик һәм грамматик хаталарны үз-үзеңә тикшерүгә юнәлтелгән.

Быел «Татарча диктант» алтынчы тапкыр уздырыла. Аны бер үк вакытта Россиянең һәм дөньяның дистәләгән шәһәрләрендә язалар. Акциядә теләгән һәркем катнаша ала.

Буа районында диктант язу өчен мәйданчык итеп 32 мәктәп һәм 2 урта һөнәри белем бирү учреждениесе (Буа ветеринария техникумы һәм Буа медицина училищесы) билгеләнде.

 

Бүген ветеринария техникумы базасында "Форпост" республика үзәге һәм ТР Яшьләр эшләре буенча министрлыгы каршындагы Корпоратив университет җитәкчесе Анна Фельдман "Свой" проектында катнашучылар һәм остазлар белән очрашты.

 

Республика үзәге вәкилләре Рыков исемендәге конкурста җиңүчеләрне һәм "Свои " проектында катнашучыларны бүләкләделәр

 

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгы каршындагы Корпоратив университет җитәкчесе Анна Фельдман "үз кулларың"Республика пилот проектының йомгаклау чарасын үткәрде

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International