Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 2 июльдән 4 июльгә кадәр* Татарстанда кыр форматында «Кыр көне - 2020» иң зур күргәзмә узачак. Быел бу чара, үзенчәлекле эпидемиология вәзгыятенә бәйле рәвештә, яңа коронавирус инфекциясе таралуын булдырмау буенча Роспотребнадзор күрсәтмәләрен үтәп узачак.
Яшь буалыларны һәм аларның әти-әниләрен иң шатлыклы, якты, җәйге бәйрәм белән район җитәкчесе Ранис Камартдинов тәбрик итә.
Татарстанда «Безнең фермер» дигән уникаль кибет ачылды. Мәйданчык ваклап сәүдә итүгә исәпләнгән һәм В2В форматында эшләячәк.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сәүдә мәйданының эшчәнлеге белән танышты.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе төгәлләнеп килә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Идел буе транспорт прокуратурасы Татарстан транспорт прокуратурасы белән берлектә Тимер юл транспорты объектларында куркынычлылык зоналарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатучы буклет эшләде.
Исегездә тотыгыз, иминлек тәэмин итү буенча төп таләпләрне үтәү, сезгә һәм сезнең якыннарыгызның тормышын һәм сәламәтлеген саклап калырга мөмкинлек бирәчәк!
Каты көнкүреш калдыкларын чыгару вакыты: эш көннәрендә 18.00 сәгатьтән, шимбә көнне 15.00 сәгатьтән. ⠀ ДАТА/УРАМНАР 1. К. Либкнехт, Зөя ур., 2. К. Маркс ур., 3. Энгельс ур., 4. Кызыл Армия, Төньяк Коммуна, Кыр өсте урамы, Тау өсте урамы, Тынычлык ур., 5. Кече яр буе ур., Кече яр буе тыкрыгы, Кырым, Казан ур., 6. Маяковский, М. Җәлил ур., 8. Чапаев, Щорс, Матросов ур., 9. Гарнизов, З.Богданова, Карташов, Б. Урманче, Энергетиклар, Свердлов ур., 10. Комаров ур., 11. Тимер юл, 2 нче Тимер юл ур., 12. Яшел, Республика ур., 13. Ямашев, Горький ур., 15. Зөя, Самочкин, Сафин, Ивашев, Сәйдәшев, Ульянов, Р.Шәрәфетдинова ур., Егоров тыкрыгы 16. Жорес, Репин ур., 17. Космовский, Завод ур.,18. Вахитов, Ш. Абдрахманов ур., 19. Ефремов, Газ ур., 20. Р. Люксембург, Якты, Болынлы ур., 22. Колхоз, Беренче Май, Пионер, Пушкин, Сторожев ур., 23. Бебель, Казанкин ур., 24. Комаров урамы.
Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ранис Габитов шимбә көнне республиканың Нурлат районында узган республика зона семинарында катнаштылар. “Авыл хуҗалыгы культуралары уңышын формалаштыру. АПКны цифрлаштыру” Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Илдус Габдрахманов , алты район башлыгы катнашында «Сөләйманов А.И.» КФХ базасында узды.
Исегезгә төшерәбез, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында дәүләт хезмәтләрен алу мөмкинлеге бар.
Дәүләт хезмәтләре порталы www.gosuslugi.ru "Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында" 27.07.2010 елдагы 210-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләрен үтәү йөзеннән булдырылган.
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы мөмкинлекләреннән файдалану өчен почта аша яки "Ростелеком"ның теләсә кайсы уңайлы бүлегендә теркәлергә һәм шәхси кабинетка керү кодын алырга кирәк.
ТАССРның 100 еллыгы кысаларында, быел якташлык тарафыннан юкка чыгарылган һәм юкка чыккан авылларның истәлеген мәңгеләштерү буенча масштаблы эш башкару планлаштырылган. Хәзерге вакытта булмаган 39 торак пунктта ел дәвамында исемнәр уелган стеллалар урнаштырылачак. Шул авылдан чыккан һәр кеше кайтып, үз тамырларына баш ияргә, ата-бабаларын искә алырга мөмкинлек бирү бу.
Бүген безнең районның 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлаячак. Бу истәлекле вакыйга белән аларны Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов ( #ranis котлый.kamartdinov), Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары- "Буа районы мәгариф идарәсе" МКУ башлыгы Илгиз Ханбиков котлады.