1 апрельдә бизнес өчен «Адаптация технологияләре: ничек исән калырга һәм үсәргә?» онлайн-конференция уза. Кризиска каршы конференцияләр сериясе Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды һәм «Эшкуарлык фабрикасы» проекты белән берлектә, Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча башлап җибәрелде. Проект эшкуарларны агымдагы шартларга тиз арада җайлаштыру өчен булдырылган һәм бизнеска ярдәм итү экосистемасының бер өлеше булып тора.
Булачак онлайн-конференция кысаларында бизнес җитәкчеләре һәм милекчеләре белән кризиска каршы мәсьәләләрне хәл итүдә нәтиҗәле методлар белән уртаклашачаклар. Аларга кризиска каршы идарә итү күнекмәләрен ныгытуга, актуаль белем пакетын формалаштыруга юнәлдерелгән эш инструментлары биреләчәк.
Исегезгә төшерәбез, 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнар һәм инвалидлар «кайнар линия» телефоннарына мөрәҗәгать итә алалар:
(84374) 3- 35- 35,
(84374) 3-38-05,
(89117) 271 57 01.
65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнар, шулай ук халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре арасыннан булган гражданнар, үз-үзләрен куркыныч астына куймас һәм үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәү өчен, волонтерлар ярдәменнән файдалана башладылар. Аларга азык-төлек сатып алырга һәм китереп бирергә волонтерлар булыша.
Кайнар линия телефонына шалтыратып, азык-төлек, дарулар һәм ТКХ хезмәтләре өчен түләүгә заявка калдырырга мөмкин.
Бу хакта бүген Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев социаль әһәмиятле авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлек вәзгыяте мониторингы буенча Оператив штаб утырышында әйтте. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Хәзерге вакытта үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелүгә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәһәр халкына фермер продукциясен өйгә китертергә тәкъдим итә. Республикада авыл хуҗалыгы продукциясен электрон сәүдә челтәрләре аша сату буенча шактый актив эш алып барыла, продукцияне өйгә китереп бирү буенча 40тан артык мәйданчык эшли. Сезнең игътибарга шуларның аеруча популяр булганнарын тәкъдим итәбез:
Файдалы һәм “дөрес” продуктларны өйгә китереп бирү буенча Станция Плантация сервисы – ул 2018 елдан башлап эшли. Биредә организмга зыян китерә торган куркыныч өстәмәләрсез һәм компонентларсыз имин һәм сыйфатлы продуктлар алырга мөмкин, болар: яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр, фермер ите, сөт продуктлары, чикләвекләр һәм киптерелгән җиләкләр, башка илләрдән кайтарылган, бездә җитештерелми торган җиләк-җимешләр һәм башка продуктлар, органик косметика һәм башка бик күп әйберләр.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә җир законнарын бозу мәсьәләләре буенча җир кишәрлекләре хуҗалары өчен "Кайнар линия" оештырылды. Татарстанлыларның сорауларына дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Аркадий Белкин җавап бирде. Әлеге чараны уздыру кысаларында барлыгы 50 дән артык татарстанлыга консультация бирелде.
Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, югары технологияләр өлкәсендә эшләүче “ИТ-парк” технопаркы командасы белән берлектә, Yardam.ru порталын эшләтеп җибәрде. Анда коронавирус таралуга бәйле рәвештә изоляция режимында булган республика халкы өчен цифрлы сервислар һәм хезмәтләр турында мәгълүмат җыелган. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сайттагы мәгълүмат төрле ихтыяҗлар һәм тормыш хәлләре: әзер ризык, азык-төлек һәм дарулар китерү, психологик ярдәм, федераль һәм республика кайнар линияләре, белем бирү ресурслары, читтән торып эшләү, бизнес һәм дәүләт белән онлайн-хезмәттәшлек итү өчен сервислар буенча тупланган.
Yardam сүзе татар теленнән тәрҗемә иткәндә “ярдәм” дигәнне аңлата.
«Безнең министрлык командасы Yardam.ru махсус сайтында коронавирус турында белешмәләр, агымдагы вәзгыятьтә уңайлы тормыш өчен файдалы сервислар, соңгы яңалыклар һәм тәкъдимнәрне җыйды. Без даими рәвештә тәкъдимнәр каталогын киңәйтергә планлаштырабыз һәм республика халкын, кече бизнесны бу эштә актив катнашырга чакырабыз", - дип билгеләп үтте Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин.
Хәзер Yardam.ru сайтында 140 тан артык сервис тәкъдим ителгән, аларның 70тән артыгы азык-төлек һәм әзер ризык китерү буенча. Барлык блокларда да Татарстан товар һәм хезмәтләр белән тәэмин итүчеләр, шул исәптән шәхси һәм дәүләт учреждениеләре бар.
Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов коронавирус буенча килеп туган эпидемиологик вәзгыять уңаеннан район халкына мөрәҗәгать итте.
«Буа муниципаль районы территориясендә коронавирус инфекциясе йоктыру буенча бер генә очрак та юк. Хәзер һәрберебезнең хәлнең җитдилеген аңлавы бик мөһим. Якыннарының киләчәге, сәләмәтлеге һәркемнең үзенә бәйле булуын аңласын иде,” –диде ул һәм буалылардан үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозмауны сорады.
Буа район үзәк хастаханәсенең баш табибы Рөстәм Сәмәрханов буалыларга үз-үзеңне изоляцияләү режимын катгый үтәргә киңәш итте:
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда гомуми изоляция режимын кертте. Бу хакта республиканың коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб җитәкчесе, ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләренә караганда, узган ял көннәрендә республиканың барлык районнары язгы кыр эшләренә чыктылар, болар – көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру эшләре. Ә Биектау, Чүпрәле һәм Зеленодольск районнары күпьеллык үләннәрне һәм көзге культураларны тырмалауга (Зеленодольск районы) да керештеләр.