Киләсе елның октябрь аенда чираттагы Бөтенроссия халык санын алу үткәреләчәк. Аңа әзерлек һәм үткәрү буенча җаваплы итеп Россия дәүләт статистикасы хезмәтчелеге билгеләнгән. Яшел Үзән шәһәре дәүләт статистика бүлегенең (Буа шәһәре) баш белгеч-эксперты Марс Дәүләтшин сүзләренә караганда, районда халык санын алуны үткәрү өчен йортлар исемлекләрен актуальләштерү башланган. Әзерлекнең календарь планы буенча махсус сайланган теркәүчеләр август-сентябрь айларында шәһәр һәм авыллар торак пунктлары территорияләрен бу максатта йөреп чыгачаклар. Бер теркәүчегә уртача көнлек нормадан – 30 көндә 600 йортны барлау исәбеннән чыгып, республика буенча барлыгы 1000гә якын теркәү участогы формалаштырылган. Теркәүчеләр алдында халык санын алуны үткәрүгә әзерлекнең башлангыч этабында мөһим һәм җаваплы эш башкару тора. Йортлар исемлеген актуальләштерү һәм 2020 елда Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүнең оештыру планын төзү – халыкны исәпкә алуны тулы күләмдә һәм сыйфат белән башкаруны тәэмин итү өчен кирәкле әзерлек чарасы. Исемлекләрне актуальләштерү барышында алынган мәгълүматлар халык санын алуны үткәрүнең оештыру планы нигезе булып тора. Теркәүчеләр эше нәтиҗәләре, шулай ук торак биналар күләме һәм яшәү урыны яки бу вакытта булу урыны буенча аларда яшәүче һәм теркәлгән затларның исәбе турында административ мәгълүматлар буенча картографик материалга һәм халык санын алуга әзерлек, үткәрү һәм нәтиҗә ясау буенча автоматлаштырылган системага йортлар адреслары исемлегенә төгәллекләр кертелә.
2017 елның 28 декабрендәге федераль законын нигезендә 2018 елның 1 гыйнварыннан беренче баласын тудырган яисә уллыкка һәм кызлыкка алган әниләргә айлык түләү бирелә башлаган иде. Ул гаиләдә җан башына айлык керем мөрәҗәгать итү елыннан алда килүче елның икенче кварталында Татарстан Республикасында билгеләнгән хезмәткә яраклы халыкның яшәү минимумы күләменнән 1,5 тапкырдан да зуррак булмаган очракта билгеләнде. Киләсе елның 1 гыйнварыннан аны җан башына керемнәре яшәү минимумы зурлыгыннан 2 тапкырдан күбрәк булмаучылар балага өч яшь тулганчы ала алачак.
15 август көнне 13.30 да "Татарстан 24" телеканалында туры эфирда Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы вәкилләре катнашында "Торак-коммуналь Советлар" программасы булачак. Сүз законнардагы мөһим үзгәрешләр, шул исәптән "дача амнистиясен" яңадан әшләтү һәм күчемсез милекне электрон мошенниклардан саклауга юнәлдерелгән законның 13 августта үз көченә керүе турында барачак.
Буа шәһәр башкарма комитетында телефон номерлары үзгәрде: 3-30-84 (кабул итү бүлмәсе), 3-30-83 (белгечләр), Буа муниципаль районының Буа шәһәре Советы: 3-30-65 (шәһәр башлыгы урынбасары) номерлары буенча шалтыратырга кирәк.
Буа Су каналы хәбәр итә: Буа шәһәренең Энгельс һәм Ефремов урамнары киселешендәге авариягә бәйле рәвештә , бүген 13 сәгатьтән үзәк су алу җайланмасыннан су бирү туктатыла. Шуңа бәйле рәвештә шәһәрнең түбән өлешендә яшәүчеләр сусыз калачак. Ремонт эшләре аварияне бетергәнче башкарылачак.
Кичә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов, район башлыгы Марат Җәббаров озатуында, социаль объектларда булдылар һәм аларда үткәрелгән капиталь ремонтның сыйфаты белән таныштылар. Алар "Батыр" спорт мәктәбендә, Буа шәһәренең Ленин урамы буенча яңартылган бинада, реконструкциядән соң мәктәптән тыш эшләр үзәге шунда күчте, булдылар. Шулай ук дәрәҗәле кунаклар «Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру»Федераль проекты кысаларында төзелгән яңа скверны бәяли алдылар.
Буа районында Күл Черкене авыл җирлегенең Лашчы тимер юл разъезды бистәсендә футбол мәйданчыгын ачу тантанасы булды. Тантаналы чарада ТР Дәүләт Советы депутатлары Шакир Яһүдин һәм Ринат Гайзатуллин катнашты. Бу авылның инициативалы кешесе Айзат Йосыпов ярдәме белән мөмкин булды. Ул бистә яшьләренә, футбол яратучыларга ярдәм итүләрен һәм туган авылларында спорт мәйданчыгын Президент янына төзекләндерүдә ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итте.
Әмма июль азагыннан бирле туктаусыз яуган яңгырлар кырда иркенләп эшләргә мөмкинлек бирми. Көннәрнең утырып китүен түземсезлек белән көткән игенчеләр әлегә кояшлы сәгатьләрне генә “урларга” мәҗбүрләр.
Районда Россия Федерациясендә Театр елына, Татарстан Республикасында Эшче һөнәрләр елына багышланган чәчәкләр конкурсы үткәрелә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Буа муниципаль районына эш сәфәре кылды, анда ул кыр эшләренең барышы белән танышты һәм район активы белән очрашты. ТР Президентын ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары-ТР Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов, Дәүләт Советы депутатлары Шакир Яһудин һәм Ринат Гайзатуллин, район башлыгы Марат Җәббаров, "Ак Барс "Холдинг компаниясе" ААҖ генераль директоры Иван Егоров озатып йөрде.