ЯҢАЛЫКЛАР


26
июль, 2019 ел
җомга

Кичә Буа районы мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов озатуында 20 буалы хаҗга киттеләр. Аларны Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова, шулай ук туганнары һәм дуслары озатты. Агымдагы елда, һәр мөселман өчен  изге Мәккә шәһәренә 30дан артык кеше китә, шул исәптән Президент программасы буенча Әхмәт электромеханика заводының механика цехы мастеры булып эшләүче Эргашев Исраил Исмәгыйль улы хаҗга бара.

Экологик сукмак-төрле экологик системалар һәм башка табигать объектлары аша уза торган махсус җиһазландырылган маршрут, анда маршрутта катнашучылар бу объектлар турында телдән (экскурсовод ярдәмендә) яисә язма (стендлар, аншлаглар һ. б. ш.) мәгълүмат ала.

Беренче булып акциягә Буа машина төзелеше заводы коллективы кушылды. Заводның баш инженеры урынбасары Сергей Сергейчев сүзләренә караганда, әлеге проектта аларга шәһәр Башкарма комитетында катнашырга тәкъдим иткәннәр. Эшчеләр капкачларны икенче көн генә җыйса да, керү юлында куелган пластик контейнер яртылаш тулган инде. “Без барлык хәйрия һәм экологик акцияләрдә катнашырга тырышабыз. Безгә бу инвалид балаларга ярдәм булачак, диделәр. Өстәвенә, без табигатьне пластик чүп-чардан чистартуга үз өлешебезне кертәбез", - ди баш инженер урынбасары.

 

Конкурста шәһәр, авыл балалар бакчалары һәм мәктәпләр катнаша ала.
Хәзер барлык ишегаллары чәчәкләргә күмелә, декоратив элементлар белән бизәлгән. Фотога төшерергә (1-5) һәм редакциянең   bayrakbua@mail.ru электрон адресына "иң матур ишегалды" билгесе белән җибәрергә кирәк . Балалар бакчасы, мәктәп исемен, элемтә өчен телефонны күрсәтергә кирәк. Конкурс эшләре 1 августка кадәр кабул ителә.
Иң матур ишегалдын Сайт укучылары билгеләячәк. Җиңүчеләрне Буа районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Ханбиков Илгиз Фәрит улы һәм "Буа-информ " җитәкчесе Гакил Арәфетдин улы Камалетдинов котлаячак. Активлык күрсәтегез!

Кунаклар өчен ретро-дискотека, ретро-караоке, 60нчы еллар стилендәге матурлык салоны, "Вспомнить все"викторинасы мәйданчыклары эшләде.
Иң актив катнашучыларга истәлекле беләзекләр, катнашканнары өчен рәхмәт хатлары һәм бүләк сертификатлары тапшырылды.

Буа шәһәренең Үзәк стадионында 2005-2006 елгы яшүсмерләр арасында "Ишегалды футболы - 2019" ачык турниры узды.
Ярышларда авыл һәм шәһәрдән 6 команда катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча: 1 урын - "Ювентус" 2 урын - "Симпсоны" 3 урын - "Северсталь".
Җиңүчеләрне котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!

Буа муниципаль районының Ял үзәгендә методистлар Буа шәһәренең мәктәп яны лагерьларында ял итүче балалар өчен «Саклык дәресе» дигән профилактик чара оештырганнар.
Чакырылган ЗПСО №1 хезмәткәрләре балаларга үз эшләре, су коену сезоны вакытында сулыкларда куркынычсызлык чаралары турында сөйләделәр, суда куркынычсызлыкның гомуми кагыйдәләре буенча белешмәлекләр тараттылар, укучыларны янгын-коткару кораллары, сулыш һәм тире органнарын шәхси саклау чаралары, шәхси саклану чаралары белән таныштырдылар.

Буада яшәүчеләр, ТР Дәүләт Советы депутатлары белән берлектә, "Безнең ишегалды" проекты кысаларында, ишегалларының  проекты нинди булачагын хәл иттеләр.
Шушы көннәрдә ТР Дәүләт Советы депутатлары Шакир Яһудин, Ринат  Гайзатуллин шәһәребезнең Титов урамындагы 2, 4, 6, 8 нче күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән очраштылар. Очрашу барышында алар булачак ишегалларының проектлары турында фикер алыштылар. ТР Дәүләт Советы депутатлары, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзалары "Безнең ишегалды" ишегалды территорияләрен яңарту буенча яңа республика программасын эшләү инициативасы белән таныштырдылар. Моңа республика халкының мөрәҗәгатьләре сәбәп булды. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов бу идеяне хуплады һәм күп фатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерү һәм ремонтлауның максатчан программасын эшләргә кушты. Бу проект Буада да тормышка ашырыла башлады. Биредә яшәүчеләр типлаштырылган проект белән зур кызыксыну белән таныштылар һәм үз төзәтмәләрен тәкъдим иттеләр, сәяси партиянең халык ихтыяҗлары турында кайгыртуын аеруча билгеләп үттеләр.


25
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бу  хакта  бүген  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче    урынбасары   республика  районнары  белән     видеоконференция режимындагы  киңәшмәдә  сөйләде.    Зәй районы көзге  боңдайны  җыюга  кереште,  Буа районы -  борчак  җыюга,     ә  Азнакай, Аксубай, Апас һәм  Нурлат  районнары    арпа  җыюга керештеләр.  Республика буенча  барысы     4 000 тонна  ашлык  суктырылган, уртача  уңдырышлылык  - 36,5 ц/га.

Искәртеп  узабыз,  урып-җыю  эшләренең барышы  турында    актуаль  мәгълүматны  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  рәсми  сайтында    «Оператив мәгълүмат»  бүлегендә  алырга  мөмкин. 

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы 2019 елның  14 – 18  август  көннәрендә  “Казан ярминкәсе” күргәзмә  үзәге  территориясендә  узачак  азык-төлек  продуктларының  беренче  махсуслаштырылган  «Натураль продуктлар  ярминкәсе» күргәзмәсендә  катнашырга  чакыра.  

Күргәзмә  кысаларында  түбәндәге  тематик  бүлекләр  оештырыла:     фермер  продуктлары, экопродуктлар, ит  һәм  кош  ите,  балыктан  һәм  иттән  затлы продуктлар (деликатеслар), ярымфабрикатлар, сөт  продукциясе, сырлар, десертлар, кондитер  әйберләре, киптерелгән  гөмбәләр  һәм  җиләкләр,  бал һәм  умартачылык  продуктлары, чикләвекләр  һәм  коры  җиләк-җимеш,     ңөрес  туклану, азык-төлек  продуктларын  китерү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International