Татарстанда урып-җыю кампаниясе башлану турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Премьер-министрфнфң беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде.
Якташыбыз, биш тапкыр коткару-гамәли спорт буенча Россия чемпионы Алексей Сунейкин ветераннар арасында җиңел атлетика буенча Россия чемпионатында Татарстан җыелма командасы составында чыгыш ясады. Ул мактаулы өченче урынны алды. Ә моңа кадәр Йошкар-Ола һәм Чабаксарда узган ярышларда җиңү яулады.
Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар " Могҗизалар кыры" дигән популяр һәм мавыктыргыч уен уздырганнар. Чараның төп максаты булып өлкәннәрнең иҗади потенциалын һәм фикерләвен формалаштыруда һәм үстерүдә торды.
Чуаш Киштәге бүлекчәсендә 330 гектар мәйданда өч «МЕГА» комбайны теземнәргә салынган борчак суктыралар. Бүлекчә агрономы А.Бәхтинов сүзләренә караганда, уңыш гектарыннан 18 центнер тәшкил итә. Ашлыкны Әлши авылының ындыр табагына китерәләр.
Буа районында график нигезендә "Мобиль кабул итү бүлмәсе" булды. Алар Кайбыч авыл җирлегендә урнаштылар. Кабул итү бүлмәсе биш сәгать эшләде һәм шул вакыт эчендә хезмәткәрләр авыл халкыннан 21 наказ җыйдылар. Барлык сораулар "Минем депутатым" электрон системасына алга таба эшләү һәм хәл итү өчен кертелде. "Мобиль кабул итү бүлмәсе" нең киләсе килүе 14 августка планлаштырылган.
"Киләчәкә һәм киң фикер йөртергә өйрәнергә", - дигән девиз астында Татарстан Республикасының "көнбатыш " зонасы мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре өчен Буа муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова катнашында түгәрәк өстәл узды.
Бер ел эчендә ТР КФҮнең колл-үзәгенә 131 меңнән артык шалтырату килгән. Көнгә бер хезмәткәргә 110 га якын туры килә. Оператор җавапын көтү вакыты-10 секундка кадәр.
ТР КФҮтә телефон хезмәте күрсәтү бүлеге күптән түгел – 2018 елның 24 июлендә барлыкка килде. Ул гражданнарыбызга күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать иткәндә ярдәм итәргә тиеш иде. Һәр шалтыраткан операторлар күрсәтелә торган хезмәтләр буенча максималь тулы мәгълүмат бирә: кирәкле документлар пакеты составы, хезмәт күрсәтү сроклары, дәүләт пошлинасы күләме; якындагы «Минем документлар» офисының кайда урнашуын һәм аның эш режимын аңлаталар; гаризаны карап тикшерүнең (запросның) агымдагы статусы турында хәбәр итәләр; кабул итүгә алдан язылуны гамәлгә ашыралар.
Буа муниципаль районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологлары һәм социаль педагогы тарафыннан милли демография проекты кысаларында балалар өчен «Алтын ачкыч» соматик шифаханәсендә «Сәламәт яшәү рәвеше»дигән темага спорт – сәламәтләндерү чарасы үткәрелде.
Гражданнарның социаль якланмаган категорияләренә цифрлы эфир телевизион тапшыруларга күчкәндә адреслы ярдәм күрсәтү максатларындаТатарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2019 елда цифрлы телевидение приставкасын һәм (яки) цифрлы телевизион тапшырулар сигналын кабул итү өчен телевизион антеннаны сатып алу чыгымнарын компенсацияләү турында» 2019 ел, 13 июль, 574 нче карары кабул ителде, ул цифрлы телевизион приставка һәм телевизион антенна кабул итү өчен кирәкле чыгымнарны компенсацияләүне күздә тота.
2019 елның августына Буа шәһәре буенча каты көнкүреш калдыкларын чыгару графигы. Каты көнкүреш калдыкларын чыгару вакыты: эш көннәрендә 17.00 сәгатьтән, шимбә 15.00 сәгатьтән.