ЯҢАЛЫКЛАР


17
июль, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 16 июлендә Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасында республика халкы өчен Кайнар линия оештырылды. 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр ТР буенча Кадастр палатасының планлы бүлеге башлыгы Ксения Кузнецова гражданнарның мәгълүмат, белешмә, аналитик һәм консультация хезмәтләре күрсәтү тәртибе турындагы сорауларына җавап бирде.
Ксения Кузнецова сөйләгәнчә, татарстанлыларның иң популяр мәсьәләләре булган:

Элеккеге район башлыгы Әбделхәй Хәйруллов турында “Каты токым” исемле китапны тәкъдир итү кичәсе узды. Әлеге елъязманың авторы – якташыбыз Мөнир Әһлиуллин.

Кичәгә муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров, Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Николай Титов һәм Әбделхәй Нәбиуллович белән бергә эшләгән җитәкчеләр, туганнары, дуслары килде.

Әбделхәй Нәбиулловичның район тормышын яхшыртуга керткән өлеше хакындагы бик күп сүзләр булды. Мәсәлән, буалылар районда асфальт юллар төзелүне беренче чиратта аның  исеме белән бәйлиләр. Шул рәвешле ул биш ел эчендә 96 авылда яшәүче кешеләргә авырлыкларсыз район үзәгенә барып җитәргә мөмкинлек биргән. Шул елларда гади колхозчыларның өйләренә электр җылыткычлар кертелгән, торак пунктларга газ үткәргечләр сузылган, бөртеклеләрнең һәр гектарыннан рекордлы уңыш – 49,7әр центнер ашлык җыеп алынган.

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  «Республика дәрәҗәсендә сөт  терлекчелеге  белән   селекция-нәсел  эше  гомуми  системасының  фәнни нигезләнгән    концепциясен эшләү» проекты  буенча  эшлекле  очрашу  узды.  Чарада  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов, министр  урынбасары    Нәҗип Хаҗипов, “Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  Терлекчелектә  нәсел  эшенә  баш  дәүләт  авыл  хуҗалыгы  идарәсе” ДКУ   идарәсе  башлыгы   Ришат Зарипов, «Sustainable Food System Ireland» Ирландия   компаниясе  директоры Дэвид Батлер, шулай  ук   Сколково  фән һәм  техника   институты,  Н.Э. Бауман ис. Казан    ветеринария  медицинасы   академиясе, Татарстан төбәкара   ветеринария лабораториясе һәм республиканың  авыл  хуҗалыгы  предприятиеләре вәкилләре  катнашты.  

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә җитәкче урынбасары Ады Зәйдуллина җитәкчелегендә күчемсез милек базарында профессиональ катнашучылар - эре төзүчеләр, банклар, күчемсез милек агентлыклары һәм вәкилләре өчен «түгәрәк өстәл» узды.
Чараны үткәрү кысаларында Юридик затларның күчемсез милеген һәм өлешләп катнашу килешүләрен теркәү бүлеге башлыгы урынбасары Альбина Мәгъсумова анда катнашучыларны 151-ФЗ номерлы Федераль закон белән кертелгән үзгәрешләр белән таныштырды.


16
июль, 2019 ел
сишәмбе

Игеннәрне суктыруга керешкәнче, хуҗалыкларда бөртекле һәм кузаклы культуралар, агрегатлар, ындыр табакларын теземнәргә җәю һәм суктыруда кулланылачак комбайннар кабул ителә.

Бүген Буада Буа районы башлыгы Марат Җәббаров, ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил урынбасары Венера Камалова катнашында стратегик сессия узды. Сессия Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советы тарафыннан оештырылды. Очрашуда шулай ук хакимият органнары, җирле үзидарә, бизнес вәкилләре һәм эшкуар-остазлар катнашты

Туристик сәфәр һәрвакыт диярлек яңа элементлар һәм гадәти яшәү мохитеннән аерылып торган элементлар туплый ,шул исәптән сәяхәтче өчен билгеле куркыныч тудырырлык әйберләр дә тудыра ала. Сәяхәтчеләр саны арту белән һәм сәфәр географиясеннең киңәйүе белән, куркынычсызлык чараларын үтәү зарурлыгы кинәт арта. Әлеге белешмәлек сезгә чит илгә барган күңелсез хәлләрдән котылырга ярдәм итәр дип өметләнәбез.

Республикада  2019 елгы  уңышны  җыеп алуга  һәм  туфракны  төп  эшкәртүгә  әзерлек  буенча  АПК предприятиеләре арасында  конкурпс  башланды.    Конкурсның  максаты  – ашлык  җыю  комбайннары  паркын, башка  авыл  хуҗалыгы  техникасын  һәм  хуҗалыкларның  ындыр  табагы  җайланмаларын    урып-җыю кампаниясенә вакытында  һәм сыйфатлы  әзерләүне,   шулай  ук  туфракны  төп  эшкәртү  агрегатларын  әзерләүне   тәэмин  итү.  

«Конкурс 15 июльдән  19  июльгә  кадәр  барачак,  АПК оешмаларының  урып-җыю  эшләренә  әзерлеген  тикшерү республиканың  барлык  43  муниципаль районында  узачак», – дип  сөйләде  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  АПКны  инженер-техник тәэмин  итү  бүлеге  башлыгы     Ришат Булатов. 

Инсульттан соң авыруларны торгызу-табиб билгеләгән препаратлар кабул итүне дә, массажны да, гимнастика, күрү күнегүләрен дә, ишетү сәләтен дә, мускулларны эшләүне һәм төрле терапияләрне дә берләштерә торган катлаулы комплекс. Инсульттан соң торгызу чоры дәвамында авыруның артериаль басымының югары чикләрен җентекләп күзәтеп торырга кирәк. Инсульттан соң организмның югалган һәр функцияләрен торгызу буенча чаралар күрү авыруларның хәле тотрыклылануга ук кирәк.

Суд карарын вакытында үтәү аның тотрыклылыгын тәэмин итә,

бу карар белән субъектив хокукларны гамәлгә ашыруны гарантияли,

шулай ук расланган юридик бурычларның үтәлешен  дә билгели.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкиленә

суд эшләрен башкару мәсьәләләре буенча гражданнардан мөрәҗәгатьләр килү дәвам итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International