ЯҢАЛЫКЛАР


16
июль, 2019 ел
сишәмбе

Шушы көннәрдә, 14 июль көнне Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре тарафыннан чираттагы ведомствоара кичке рейд оештырылды. Даими рейдлар балигъ булмаганнар арасында күзәтүчесезлекне һәм хокук бозуларны кисәтүгә, исәптә торучы гаиләләрдә ата-аналар бурычларын үтәүгә юнәлтелгән.


15
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Гөмбә сезоны кызганнан-кыза бара. Гөмбә җыю-бик кызыклы һәм мавыктыргыч, әмма бу күңелле шөгыль гөмбәләр белән агулануга китерергә мөмкин.
Сүз уңаенда, «тын ау» яратучы кайбер  кортлы гөмбә җыялар, ә өйдә аларны тозлы суга асалалар һәм барлык суалчаннары да суга чыгып бетәрләр дип, шуннан соң алар чиста һәм куллану өчен яраклы булыр дип уйлыйлар. Моны бер генә очракта да эшләргә кирәкми: барлык личинкалар да чыгып беткән очракта да, алар биргән агулы матдәләр барыбер гөмбәдә калачак. Бары тик чиста, нык һәм суалчаннар белән бозылмаган, чагыштырмача яшь гөмбә тәмле булып санала, ә иң мөһиме, зарарсыз санала.

Шәмәк авылында традицион "Петров көне" фольклор бәйрәме узды. Бәйрәмгә картлар да, яшьләр дә җыелган иде. Бәйрәм программасында Буа районы авыл җирлекләренең чуваш фольклор коллективлары, үзешчән сәнгать артистлары чыгышлары, гармонлы бию һәм бәйрәм өстәле. Кунакларны өй эчемлекләре һәм учакта әзерләнгән "Дуслык" боткасы белән сыйладылар. Балалар өчен батутлы, татлы мамыклы, күңелле уеннар белән күңел ачу зонасы оештырылды.

Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  җомга көнне  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  авылда  кече  хуҗалыклар  белән эшләү  турында  сөйләде.  

Барлык  муниципаль районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  үткәрде.   

Татарстан Республикасы буенча 8 нче номерлы Федераль салым хезмәте районара инспекциясе декларация кампаниясе тәмамлануына санаулы көннәр калуын искәртә.
2018 елда физик затлар кеременә салым буенча 3 НДФЛ формасы буенча декларацияләрне физик затлар үз исәпләре урыны буенча салым органына 2019 елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча тапшырырга тиеш.

Тренажер мәйданчыгын ачу күпкатлы йортларда яшәүчеләр өчен зур бүләк булды. Барысы да район һәм республика җитәкчелегенә чын күңелдән рәхмәтләрен белдерделәр.


13
июль, 2019 ел
шимбә

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең 2019 елга эшчәнлекнең төп юнәлешләре буенча чаралар планы нигезендә 2019 елның 31 июленә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең гражданнарны видеоэлемтә режимында шәхси кабул итүе планлаштырылган.

Кабул итү вакыты-11.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр.

“Дәүләт кадастр бәяләве турында” 2016 елның 3 июлендәге 237-ФЗ санлы федераль закон (алга таба – 237-ФЗ санлы закон) һәм Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 26.09.2018 ел, № 3173-р боерыгы нигезендә, хәзерге вакытта Татарстан Республикасы территориясендә су фонды, урман фонды җирләрен, аеруча саклана торган территорияләр һәм объектлар җирләренә дәүләт кадастр бәяләве үткәрелә.

Сишәмбе көнне, 16 июльдә Буада Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил урынбасары Венера Камалова һәм Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров катнашында стратегик сессия узачак. Сессиядә шулай ук хакимият органнары, җирле үзидарә органнары, бизнес вәкилләре һәм эшкуар-остазлар катнашачак.

Кичә Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа муниципаль районы буенча отделының 2019 елның 6 ае эчендә оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясалды. Чарада район башлыгы Марат Җәббаров, Буа шәһәр суды рәисе Рафаэль Шамионов, Буа шәһәре прокуроры Марс Фәтхуллин, Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Буа районара тикшерү идарәсе җитәкчесе Илнур Сабирҗанов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлеге җитәкчелеге, шәхси состав һәм башкалар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International