Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең rosreestr.tatarstan.ru рәсми сайтында "кадастр инженерларын сайла" өстәмә битендә агымдагы елның алты ае эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча төзелгән кадастр инженерлары рейтингы урнаштырылган. Шулай ук бу бүлектә айлар буенча төзелгән рейтинг белән танышырга мөмкин.
Бүген Буа муниципаль районының Кыят авылында тантаналы рәвештә спорт мәйданчыгы ачылды. Бу безнең районның авыл җирлекләрендә җиһазландырылган дүртенче спорт мәйданчыгы. Шундый ук спорт мәйданчыклары Иске Суыксу, Ырынгы, Адав-Толымбай авылларында да төзелде. Агымдагы елда Югары Лашчы авылында да төзелеш планлаштырыла. Ә инде бүген Буа шәһәренең Кленовая урамындагы ишегалдында тренажер мәйданчыгы ачылачак.
20 июльдә Питрәч авылы наратлыгында 4 нче Бөтенроссия «Скорлупино» яшьләр фестивале узачак. Чараны “Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе” ТИО һәм Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты оештыра.
«Скорлупино» фестивале Россиядә эчке һәм тышкы туризмны үстерүгә, ил буйлап сәяхәт итү белән кызыксынуны арттырырга һәм Россия төбәкләре икътисадын үстерүгә юнәлдерелгән.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре басуларына чыгу кысаларында район башлыгы Марат Җәббаров Аксу авылы фермаларына Фирдүс Салаватуллинга һәм Илсур Йосыповка да барды. Сүз уңаенан, фермерларның уңышы инде өлгергән
Район хуҗалыкларында малларга азык әзерләү дәвам итә. Хәзер эш берьеллык үлән басуларында бара.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек ида-рәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 11 июльгә берьеллык үләннәр 1395 гектарда урдырылган. “Заря” агрофирмасында, “Коммуна” җәмгыятендә күпьеллык үләннең икенче катын чабарга да керешкәннәр. Кышлату өчен барлыгы 6541 тонна печән төр-гәкләнгән, 59250 тонна сенаж базланган. Бу ихтыяҗның шул чагыштырмада 45 һәм 69 процентын тәшкил итә. Һәр шартлы баш терлеккә 12 центнер азык берәмлеге әзерләнгән.
Муниципаль район башлыгы Марат Җәббаров һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ранис Габитов район хуҗалыкларында башкарыла торган эшләр белән таныштылар. Ындыр табакларының ашлык кабул итүгә әзерлеген дә тикшерделәр.
Буа муниципаль районының "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә "Өлкән буын" милли проекты кысаларында " Сәламәт булу-сәламәт яшәү дигән проект тормышка ашырыла. Әлеге проект кысаларында социаль хезмәт алучылар медицина - социаль тернәкләндерү курслары уза. Проектның максаты- өй шартларында социаль-тернәкләндерү чаралары комплексын үткәрү юлы белән аз хәрәкәтләнүче гражданнарны социальләштерү өчен шартлар тудыру. Массажлы коврик, массажер – крабик, массаж тубы ярдәмендә бүлекчә белгечләре тарафыннан чаралар комплексы үткәрелә, ул өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның организмын функциональ тернәкләндерүгә, үз-үзләренә хезмәт күрсәтү өчен, кеше ярдәменнән минималь файдалынуга китерә
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә җитәкче урынбасары Ады Зәйдуллина җитәкчелегендә күчемсез милек базарының профессиональ катнашучылары белән, гражданнарның үзләренә караган күчемсез милек объектлары белән алыш-биреш ясауларын булдырмауны булдырмау турында кергән мөрәҗәгатьләре буенча, күчемсез милек объектлары хокукына ия булучыларның белдерүеннән башка бирелгән көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән кул куелган сораулар буенча утырыш узды.
Конкурста 230 товар җитештерүче катнашты. Алар 453 төр продукция һәм хезмәт күрсәтүне тәкъдим иттеләр, аларны сигез эксперт комиссиясе бәяләделәр. Нәтиҗәдә, экспертлар 135 лауреат, Шулай ук I һәм II дәрәҗәдәге дипломантны расларга тәкъдим итте. Җиңүчеләр арасында эре җитештерүчеләр дә, шәхси эшмәкәрләр дә бар. Алар арасында буалылар да бар. «Азык-төлек товарлары» номинациясендә «Полба М» ҖЧҖ һәм «Авангард» ҖЧҖ филиалы «Карлинский» ит йорты "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре " конкурсының лауреатлары булдылар.
Буа ветеринария берләшмәсе Ульян өлкәсенең Барыш районы территориясендә африка чумасы барлыкка килү турында хәбәр итә.