ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Россия Президенты Владимир Путин җир кишәрлекләренең гомуми чикләрен – межалау барышында кадастр инженеры тарафыннан үткәрелә торган мәҗбүри процедураны Килештерү мәсьәләсен җайга салырга мөмкинлек бирә торган законга кул куйды. Кадастр инженерларына ЕГРНдагы чиктәш участокларның хокук ияләренең адреслары турында мәгълүматларны ничек бирү җир биләүчеләрнең законлы мәнфәгатьләрен үтәргә ярдәм итәчәк, дип сөйләделәр Кадастр палатасы һәм Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе вәкилләре.

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе тарафыннан ел саен балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясендә исәптә торучы балигъ булмаганнар, аз керемле, күп балалы, тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдән булган балалар өчен «Галактика балалары» лагереның республика сменасы үткәрелә.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы «2017-2020 елларга  Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен  үстерү» программасы  буенча    авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларының матди-техник   базасын үстерүгә  грантлар  бирү  өчен  аларны  сайлап  алу  конкурсының   2  этабы  турында   игълан  итә.  

5 июльдә "Чайка" балалар сәламәтләндерү лагере базасында инглиз телен өйрәнү буенча "Лингва" профильле лингвистика отряды старт алды. Анда яшь буалылар - олимпиадаларда, конкурсларда, инглиз теле буенча фестивальләрдә катнашучылар шөгыльләнә. 2 сәгатьлек дәресләр Буа муниципаль районы мәктәпләренең инглиз теле укытучылары тарафыннан кызыклы һәм мавыктыргыч формада үткәрелә, алар график буенча лагерьга килә. Викториналар, конкурслар, табышмаклар, шигырьләр, җырлар, проект эшләре һәм башкалар балаларга аңлаешлы формада лексик запастагы киңәйтергә, грамматика һәм дөрес, коммуникатив сәләтләрен үстерергә мөмкинлек бирә.

Узган көз Боерган авыл җирлеге каршында эшләп килүче беренчел ветеран оешмасы әгъзалары ташландык җир участогыннан алма бакчасы ясадылар. Киләчәктә бу урынны алар авыл халкының ял итү урынына әверелдермәкчеләр.

Авыл халкы мал-туар асрауга кабат йөз белән борылды. Күп җирлекләрдә сыерларның баш саннары арта.  Бик-Үтидә аларны агымдагы елның беренче кварталында шактый – җиде башка ишәйткәннәр. Чыннан да, сөтле-катыклы булу отышлымы? Авыл Советы секретаре Руфия Гыйззәтова әйтүенчә, бүгенге көндә җирлеккә кергән Бик-Үти һәм Ташкичү авылларында 98 баш сыер асрала. Узган елның июлендә аларның исәбе 89, быелның беренче гыйнварына 91 булган.

– Соңгы вакытта сөткә бәяләр күтәрелә бара. Июнь аеның икенче яртысы өчен литрына 21 сумнан түләделәр. Аны көн саен килеп җыялар, акчасын 15 көн саен бирәләр. Республика һәм район бюджетыннан субсидияләр бирелү дә кызыксындыра. Үзебез дә былтыр сыерларны икегә җиткердек. Авыл халкы арасында аларны аттырырга теләүчеләр тагын да бар, – ди ул. Шундыйларның берсе Гөлназ һәм Рәшит Мирасовлар гаиләсе.  Бүген алар өч сыер савалар.

Кичә Буа муниципаль районының «Чайка» һәм «Бор» балалар сәламәтләндерү лагерьларында икенче смена ачылды. Тантаналы чарада Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров, Килдураз мәктәбе укучысы һәм «Президент көндәлеге» конкурсы җиңүчесе Алмаз Яруллин, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Евгений Илюшин һәм башкалар катнашты. Әйтергә кирәк, икенче җәйге ай дәвамында "Чайка" лагеренда 70 бала көч туплаячак һәм ял итәчәк, шулай ук палаткалы лагерьда яшәячәк 20 бала. "Бор"да быел җәй 520 бала ял итәчәк, шуларның 180е икенче сменада.

Бүген Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында терлекчелек  тармагының  2019 елдагы  6 айлык  эшенә  йомгаклар  ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары  Нәҗип Хаҗипов үткәрде.

 Чарада     районнарның  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, терлекчелек буенча    консультантлары, селекция-нәсел  хезмәтләре  башлыклары һәм башка җаваплы  затлар   катнашты. 

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә җитәкче урынбасары Ада Зәйдуллина җитәкчелегендә «урман амнистиясе»турындагы законны куллану буенча ведомствоара эш төркеменең чираттагы утырышы узды. Чарада Татарстан Росреестры, Кадастр палатасы, Росимущество, урман хуҗалыгы министрлыгы, Рослесинфоргның Казан филиалы, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты вәкилләре һәм башкалар катнашты.


9
июль, 2019 ел
сишәмбе

Бүген 9 июльдә Буа шәһәренең башлыгы урынбасары Светлана Зайцева җитәкчелегендәге Буа муниципаль районы делегациясе территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең республика конференциясендә катнаша.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International