Буа муниципаль районнындагы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге “Гармония” социаль хезмәткәрләре 13 ноябрь – сишәмбе көнне “Юмарт сишәмбе” дип аталган хәйрия акциясендә катнаштылар. Акция барышында өйдә социаль ярдәм алучы 385 өлкән буын игътибар hәм кадер – хөрмәт белән чолгап алынды. 55 социаль хезмәткәр өстәмә социаль – көнкүреш hәм медицина ярдәме алды.
Акцияның максаты булып – хәйриячелекне hәм бушлай игелеклелек күрсәтүне үстерү тора.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә күчемсез милек объектларының кадастр бәясе сораулары буенча кайнар линия булды. Казанда яшәүчеләрнең сорауларына Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең күчемсез милекне кадастр бәяләве бүлеге җитәкчесе Алсу Сабирҗанова җавап бирде. Сезнең игътибарга аеруча актуаль сораулар һәм аларга җавапларны тәкъдим итәбез.
Халыкара Ак трости көне сукырлар һәм начар күрүчеләр проблемаларына җәмгыять игътибарын җәлеп итәргә һәм аларга карата толерант мөнәсәбәт формалаштырырга тиеш, бу сукыр һәм начар күрүчеләргә карата ихтирам, ярдәм һәм мәрхәмәт көне. Бүген районның Ял үзәгенә безнең районда яшәүче күрү буенча 199 инвалид чакырылган иде. Чарада катнашучыларга җылы сүзләр әйтергә Буа шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибрахманов килде.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе тарафыннан 2014 елдан контроль-күзәтчелек чараларын планлаштырганда куркыныч-юнәлешле якын килү гамәлгә ашырыла. Бу контроль-күзәтчелек чараларын планлаштыруның методик алымнарын яңадан карарга, өстенлекләрне билгеләргә һәм, барыннан да элек, кеше сәламәтлегенә зыян китерүнең югары потенциаль куркынычы булган эшкуарлык эшчәнлеге объектларын тикшерүгә бөтен көчләрен тупларга мөмкинлек бирде.
Халыкара сукырлар көне уңаеннан Буа муниципаль районнындагы халыкка социаль ярдәм алучы күз буенча инвалидларның сорауларына җавап бирделәр, үзләренең тәкъдимнәрен әйтелләр.
Халыкара сукырлар көне сау – сәләмәт кешеләргә яныбызда безнең ярдәмгә, яклауга мохтаҗлар булуын искәртә. Өйгә килеп социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә 8 күз буенча инвалид исәптә тора.
"Созвездие» ("Йолдызлык") – Татарстан Республикасының талантлы яшьләре арасында ел саен үткәрелә торган иң якты вакыйгаларның берсе. Менә унсигез ел инде бу фестиваль республиканың сәнгать эшлеклеләренә шәһәрнең танылган таланты белән генә түгел, ә яңаларын табарга да ярдәм итә. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Ел саен үткәрелә торган "Созвездие-Йолдызлык" ачык республика телевизион яшьләр фестивален үткәрү турында " 2018 ел, 20 гыйнвар, 20 нче карары нигезендә – Татарстан Республикасында иҗади сәләтле балаларны һәм талантлы яшьләрне эзләү, аларга ярдәм итү, үстерү, шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт органнарының һәм иҗтимагый оешмаларының балалар һәм яшьләр иҗатына ярдәм итү, яшьләр арасында милли, мәдәни һәм рухи кыйммәтләрне үстерү өлкәсендә тырышлыкларын берләштерү максатыннан 2019 елның 21 гыйнварыннан 26 апреленә кадәр Татарстан Республикасында XIX "Созвездие – Йолдызлык" эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестивален үткәрү планлаштырыла.
Заманча законнар нигезендә ата-аналар үз балигъ булмаган балаларын кайгыртырга һәм тотаргар бурычлы. Әлеге кагыйдәдән закон алиментлар түләгән очракта да искәрмә калдырмый. Аерым яшәүче ата-ана үзенең чыгымнары буенча катнашырга тиеш. Әмма эш урыны булмаган яки аны югалткан бурычлы ничек булышырга тиеш?
13 ноября с 8.00 до 12.00 Управление Росреестра по Республике Татарстан проведет «Единый день горячей линии» по вопросам кадастровой оценки недвижимости.
2018 елның 13-14 ноябрендә "Яшьлек" спорт комплексында Буа муниципаль районының гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында "КЭС-БАСКЕТ" мәктәп баскетбол лигасы Чемпионатының муниципаль этабы узачак. Чемпионатта катнашучыларның барысына да уңышлар телибез.
3 декабрьгә кадәр гражданнарга түбәндәге түләүләрне түләргә кирәк:
· физик затлар милкенә салым
· җир салымы
· транспорт салымы
· салым агенты тарафыннан сакланмаган физик затлар кеременә салым
Салым түләү регистрация органнарыннан (Росреестр, ЮХИДИ, ГИМС һ.б.) кергән белешмәләр буенча төзелә торган салым белдерүләре, шулай ук физик затларның 2 НДФЛ формасы буенча керемнәре турында белешмәләр нигезендә башкарыла.