Хөрмәтле буалылар! Алимент түләмәүче ата-аналарның балигъ булмаган балалары тәрбияләнүче гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан, иртәгә, 13 ноябрьдә, Буа муниципаль районы җирле үзидарә органнары прокуратура, опека һәм попечительлек органнары, ТР буенча ФССП Идарәсенең территориаль бүлекчәләре, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау Министрлыгының социаль яклау бүлеге, Буа шәһәренең мәшгульлек үзәге белән берлектә алимент түләтүне тәэмин итү мәсьәләлре буенча гражданнарны кабул итүнең бердәм көне уздырыла.
Гражданнар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Буа шәһәре, Жорес ур., 110А, Буа муниципаль районы башкарма комитеты бинасы, 13.00 сәгатьтә башлана. Тел.: 3-56-41.
Буа шәһәренең М. Вахитов исемендәге Гимназия базасында "Географик диктант" халыкара акциясе узды . Акциядә Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лилия Садретдинова, мәгариф идарәсе методисты, география укытучылары, юнамерлылар һәм Буа районы мәктәпләре укучылары катнашты. Акциядә катнашкан кешеләрнең гомуми саны -233 кеше. Географик диктант 2015 елдан башлап В. В. Путин инициативасы буенча Рус география җәмгыяте тарафыннан үткәрелә. Диктантның төп максаты-географик белемнәрне популярлаштыру һәм Россия географиясенә кызыксыну арттыру. Диктант язу нәтиҗәләрен 2018 елның 30 ноябреннән соң белергә мөмкин. Моның өчен сайтта катнашучының шәхси номерын кертергә кирәк dictant.rgo.ru
Район җитәкчелеге Бикмураз авылында яшәүче Нәкыя Бикчәнтәеваны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев Нәкый Шәйхетдин кызына Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын, муниципаль районнан акчалата бүләк тапшырды. Лаеклы ялга чыкканчы Нәкыя апа "Вираж"ЯАҖдә эшләде.
Хөрмәтле буалылар! Бүген, иртәнге тугыздан Буада, Космовский урамында " Яшьлек "кафесыннан башлап шикәр заводына кадәр (шәһәрнең бу өлешендәге урамнарны алып), яңа суүткәргечне ялгау эшләре белән сәбәпле, су булмаячак. Эшләрне 11 сәгатькә төгәлләргә планлаштыралар.
Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан тантаналы чара бүген, 10 ноябрьдә, шәһәрнең мәдәни үсеше үзәгендә узды. Район халкын иминлек сагында торучы Эчке эшләр бүлеге ветераннарын һәм полиция хезмәткәрләрен котларга Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов һәм Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова килделәр. Хезмәт бурычын үтәгәндә батырлык, ныклык һәм җаваплылык өчен рәхмәт сүзләре әйтелде.
Буа районында "Финанс грамоталылыгы" дәресләре кысаларында "саклаулар атнасы" акциясе уза. Боерган авылы мәктәбенең 9-11 сыйныф укучыларына шундый очрашуларның берсендә "Ак барс" банкы хезмәткәрләре үз эшчәнлекләре, банкның гамәлдәге проектлары турында сөйләделәр, сайт белән таныштырдылар https://uslugi.tatarstan.ru/ чыгарылыш сыйныф укучылары өчен профориентация буенча әңгәмә үткәрелде.
Бүген, 10 ноябрьдә Казанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәсе уза, анда Буа муниципаль районында җитештерелгән товарлар тәкъдим ителә. Башкала халкына Казан шәһәренең Мәскәү районында (Батыршин ур.буенча) үзебезнең районның төрле оешмалары һәм предприятиеләре, агрофирмалар, фермер хуҗалыклары продукциясен тәкъдим итә.
10 ноябрь – Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров әлеге һөнәр ияләренә котлау ирештерә
Сәламәт яшәү рәвеше турында Портал-Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми ресурсы. Министрлык тарафыннан «Иҗтимагый сәламәтлекне ныгыту» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Россия Федерациясе халкында сәламәт яшәү рәвеше өстенлекләрен формалаштыру буенча мәгълүмати-коммуникацион кампания эшләнде. Кампаниянең төп идеясе - сәламәт яшәү рәвеше-һәр кешенең шәхси уңышы, аңа зур әһәмият бирү. Кампаниянең төп хәбәренә шигарь - «Син көчлерәк!».
2018 елның 1 июленнән Россиядә электрон ипотека закладлары әйләнешкә керә башлады. Татарстанда әлегә электрон заклад язулары кулланылмый, әмма банк һәм заемчыларга карата кызыксыну бар. Бу документ һәм заемчының тормышын ничек җиңеләйтергә мөмкин, дип аңлата Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең күчемсез милекне электрон рәвештә дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Илсөя Казакова.