Гражданнарның үзара салым акчасына Кырык Садак авыл җирлеге урамнарында вак таш җәелде. Кырык Садак Полева урамындагы юл катламы 957 метр, Никольские Сороки авылындагы Мәктәп урамы буенча 300 метр озынлыкта ремонтланды.
Киләсе елда биредә юллар төзелешен дәвам итәргә планлаштыралар, шулай ук Бөек Ватан сугышы сугышчыларына куелган һәйкәл төзекләндереләчәк.
Бүген, Буа станциясенең «Тимер юл техникасы» һәйкәле ачылу уңаеннан, Буа юл дистанциясенең элеккеге башлыгы, тарихчы-тикшеренүче Илгиз Нигъмәтуллин чакыруы буенча Буа муниципаль районы башкарма комитетының архив бүлеге Буа шәһәренең 5нче гимназиясенең яшьармиячеләре белән берлектә, Горький тимер юлының Буа станциясе музеенда булдылар. Исегезгә төшерәбез, Илгиз Фәйзерович аңа нигез салган иде.
Музейда укучылар өчен ТАССР төзелүнең йөз еллыгына багышланган күргәзмә оештырылды. Музей саклаучысы Тамара Нигъмәтуллина аларга бик теләп тимер юл тарихы турында сөйләде.
Бүген, 19 октябрьдә, комиссия тимер юлларны карады һәм тимер юл техникасына куелган һәйкәл ачылышында катнашты. Тантаналы чарада Буа муниципаль районы башлыгы урынбасары Евгений Семагин, «Россия тимер юллары» АҖ филиалының Горький тимер юлы башлыгы Анатолий Лесун, Горький тимер юлының Дорпрофжел рәисе Дмитрий Мололкин, Казан регионы буенча юл территориаль профсоюз оешмасы (ДОРПРОФСОЖ) рәисе урынбасары Анатолий Николаев, РҢД ААҖ филиалының Казан территориаль идарәсе буенча Горький тимер юлы башлыгы урынбасары Александр Черемнов һәм Горький тимер юлы Казан узелының ветераннар советы рәисе Илгиз Нигъмәтуллин катнашты.
Бүген, 19 октябрьдә, Буа муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында район Башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдиновны " Росреестрга 10 ел" күкрәк билгесе белән бүләкләү тантанасы булды. Бүләкләү тантанасын дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Евгения Бабич үткәрде. Ул Ранис Рафис улының ведомствоны торгызуга, үстерүгә һәм камилләштерүгә керткән зур өлешен билгеләп үтте.
Котлыйбыз!
Комсомолның 100 еллыгына багышланган чара 24 октябрьдә Буа шәһәренең Ял үзәгендә узачак. Комсомол ветераннарын, сугыш һәм хезмәт ветераннарын, укучы яшьләрне чакырабыз. Башлана сәгать 10да.
Төзекләндерү эшләре тәмамлану уңаеннан ишегалды бәйрәмен Буа шәһәренең Арефьев урамындагы 17 нче йортта яшәүчеләр оештырды. Бу вакыйганы барлык яшәүчеләр дә түземсезлек белән көтте. Күпкатлы йортта капиталь ремонты төгәлләнү белән котларга һәм аларның шатлыгын уртаклашырга шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибрахманов, район ветераннар советы рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова, «Көнбатыш» ТМШ җитәкчесе Марат Зәйнуллин килгән иде.
Яшәүчеләр төзүчеләргә сыйфатлы башкарылган ремонт өчен рәхмәт белдерделәр. "ПМК-6" подрядчы оешмасы төзүчеләре йортны җылыткыч кулланып керамогранит плиткалар белән тышлаганнар. Киләсе елга бу йортның фатирларында шәхси җылылык системасын урнаштыру планлаштырыла.
Районда май сыгу өчен көнбагыш – чагыштырмача яңа культура. Һәм ул Яңа Тинчәле якларында эшләүче фермерлар арасында популяр.
Крестьян-фермер хуҗалыгын 2004 елда оештырган Сарсаздан Илдус Хәйретдинов көнбагышны икенче ел игә. Без килгәндә “Акрос-595” комбайны белән Илмаз Кәлимуллин 100 гектарлы мәйданны суктырып бетереп килә иде.
Игътибар иткәнсез, шәһәрдә берничә “ноктада” кулланудан калган пластик шешәләр өчен аерым савытлар хасил булды. Әлегә аларны шәһәр стадионы, “Батыр” спорт мәктәбе территориясендә һәм шәһәрнең К. Зыятдинов урамындагы 17нче йорт ишегалдында күрергә була. Яшәүчеләр бернинди үгетләүләр булмаса да, пластик калдыкларны, чүп-чардан аерып, шунда ташлыйлар.
Татарстан Росреестры искәртә, 2018 елның 4 августыннан Россия Федерациясенең шәһәр төзелеше кодексына һәм кайбер закон актларына үзгәрешләр кертелде.
Хәзер, шәхси торак йортлар төзелешенә рөхсәтләрнең гамәлдән чыгарылуына бәйле рәвештә, гражданнарга җирле үзидарә органына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Өстәвенә, моны ике тапкыр эшләргә кирәк булачак: төзелеш яки реконструкция башланыр алдыннан, шулай ук аларны тәмамлаганнан соң. Моннан тыш, күрсәтелгән органга үз участогында бакча йортын торгызучыларга да мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк.
Буа муниципаль районындагы халыкка социаль ярдәм күрсәтү “Гармония” үзәге медицина хезмәткәре белән берлектә “Тәрбия һәм тернәкләндерү мәктәбе “ укучылары өчен чираттагы дәрес Буа медицина училищесында узды. Практик дәрестә училище укытучылары авыру хәлдәге өлкәннәргә ничек итеп дөрес медицина ярдәме күрсәтергә, манипуляция башкарырга, каты авырулардан өзлегүләрне кисәтергә өйрәттеләр.
Бер яктан мондый чаралар авыру өчен уңайлы шартлар тудырырга ярдәм итсәләр, икенче яктан караучыга карау процессын җиңгеләйтергә өйрәтә.
Яхшы карау могҗиза тудырырга мөмкин. Борынгы әйтем буенча: “Табип дәвалый, ә караучы терелтә”.