Кичә Буа муниципаль районы профсоюз оешмалары координация советының чираттагы утырышы булып узды.
Буа районында Россия Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Р. Г. Җәләлов профсоюз вәкилләрен пенсия белән тәэмин итүдәге яңалыклар белән таныштырды, идарә, клиентлар хезмәте эшчәнлеге белән таныштырды, пенсия реформасы кысаларында башкарылган эшләр турында сөйләде.
Координация Советы тарафыннан хезмәт коллективлары белән очрашулар, шулай ук авыл торак пунктларында буалыларны пенсия белән тәэмин итүдәге үзгәрешләр белән таныштыру өчен күчмә очрашулар үткәрү турында Карар кабул ителде.
Координация советы утырышы тәмамлангач, Пенсия фонды Идарәсе хезмәткәрләренә дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең гомумроссия профсоюзына керергә тәкъдим ителде.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең күчемсез милекне электрон рәвештә дәүләт теркәве бүлеге башлыгы урынбасары Вилдан Назыйров күчемсез милек базарында катнашучылар өчен укыту семинарында катнашты. Чара кысаларында Татарстан Росреестры вәкиле Росреестр эшчәнлеген җайга салучы законнарга кыскача күзәтү үткәрде, регистрация органына бирү өчен документлар исемлеге, аларны тапшыру ысуллары, шулай ук карау сроклары турында сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасында цифрлы эфир телетапшырулары челтәре булдырылды, ул үз эченә 87 алдынгы станцияне ала. Челтәр төбәк халкының 99% өчен 20 Гомумроссия телеканалын бушлай кабул итү мөмкинлеге бирәчәк. 2019 ел башында Россиядә элемтә хезмәтләре өчен дәүләт түли торган федераль каналларның аналог тапшыруын туктатып тору планлаштырыла. Телевизор караучыларга уңайлы булсын өчен 2018 елның июнь башыннан салым телесигналы "Беренче канал", "Россия 1", НТВ, 5 канал, Рен-ТВ һәм СТС телеканалларының аналоглы версия логотипларына өстәмә рәвештә "А" литры белән билгеләнә. Күрсәтелгән литер каналларының цифрлы версиясендә юк. Бүген барлык теләүчеләр дә диярлек телевизион тапшыруларны цифрлы сыйфатта карый алалар. Бу тапшыруларны сыйфатлы итеп кабул итәргә?
1 ноябрь көнне Буа шәһәренең Ял итү үзәгендә 8: 30 сәгатьтә Буа муниципаль районының авыл яшьләре өчен актив мәктәбе узачак. Чара «ТР Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк яшьләр берләшмәсе, ТР Яшьләр эшләре Министрлыгы, районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе ярдәмендә узачак. Катнашу өчен гаризалар почта аша кабул ителә hvcr@mail.ru сораулар 89372842747 телефоны буенча шалтыратып бирергә мөмкин.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе чыгара торган «Күчемсез милек хәбәрләре " журналының яңа саны дөнья күрде. Бу чыгарылышны без Росреестрның 10 еллыгына багышладык һәм аны "Cез сорадыгыз – Без җавап бирәбез!» формасында әзерләдек.
Бу санда без күчемсез милеккә хокукларны рәсмиләштерү процессында катнашучы максималь сандагы оешма һәм ведомстволар җәлеп итәргә тырыштык. Шулай итеп, журнал материалларында сез балигъ булмаганнар катнашында килешү ясауга ничек рөхсәт алырга, җир кишәрлеген законлы нигезләрдә ничек арттырырга, ничек арест төшерергә, ничек рәсмиләштерергә күчемсез милек буенча яңа кагыйдәләр һәм башка бик күп нәрсәләр турында белерсез.
Физик затларга салым салу турындагы сорауларга Татарстан Республикасы буенча салым хезмәте җитәкчесе Марат Сафиуллин җавап бирәчәк. "Кадастр хәбәрләре» рубрикасында без кадастр инженерлары эшчәнлегенең нечкәлекләренә багышланган иң актуаль материалларны җыйдык. Шулай ук гражданнардан кергән иң мөһим сорауларга «РКЦ «Земля» АҖ һәм» БТИ «АҖ вәкилләре җавап бирде. Моннан тыш, бу санда сезне «тарихи белешмә» дигән яңа рубрика көтә, анда без сезгә кайбер материалларның темасы буенча тарихи фактлар турында даими сөйләп торачакбыз. Традицион рәвештә журналның соңгы битләрендә сезне Татарстан Росреестрының хәйрия чаралары турында яңалыклар көтә.
Укыгыз һәм белерсез күп яңа!
Журналның электрон версиясе белән Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең рәсми сайтында (rosreestr.tatarstan.ru/rus/vectnic.htm) сылтама буенча танышырга мөмкин шулай ук " ВКонтакте»да.
Матбугат хезмәте
Иртәгә, 18 октябрьдә, иртәнге сәгать 8дән Буада К. Зыятдинов урамында авария xыгу сәбәпле, шәһәрнең бер өлешендә су белән тэәмин итү туктатылачак. Су хастаханә, Яшьләр бистәсендә, шикәр заводы поселогында, машина төзелеше заводы тирәсендә булмаячак,шәһәрнең төньяк-көнчыгыш бистәсендә дә туктатылырга мөмкин. Тулырак мәгълүматны Водоканалның диспетчерлык хезмәтендә (884374) 3-38-88 телефоны буенча белергә була.
Эчәргә яраклы суның кирәкле күләмен булдыруыгызны сорыйбыз. Ремонт эшләрен тәмамлау вакыты билгеле түгел
Килдураз авылыннан ике гаилә, үзара сүз берләшеп, буш урынга үз акчаларына алмагачлар сатып алып утыртканнар. Авыл уртасындагы мәдәният йорты артында чүп-чар җыелып ятучы буш җир мәйданына күптән эче пошкан гаиләләрнең. Быел яз ике күрше, киңәшеп, аны җыештырырга һәм көзгә агачлар утыртырга сүз куешканнар.
– Узган атнада Фәрит белән Ринат Ульяновск шәһәренә барып агач үсентеләрен алып кайттылар. Шул көнне балалар белән бергә утыртып та куйдык. Салкыннарга кадәр тернәкләнсеннәр, дип су сибәбез. Салкынайткач, куяннар кимермәсен өчен төпләрен дә бәйләп куячакбыз, – ди Фәритнең хатыны Гөлнара .
Шактый урын биләгән әлеге участокта тагын нәрсәләр булачагы белән дә кызыксындык. Гаиләләр биредә ял итү урыны ясарга хыяллана. Бакча тирәли агачлар булачак, ә уртада балалар өчен уен һәм спорт мәйданчыгы, диделәр. Авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Әхәтов та авылдашларының бу инициативасын бик хуплавын әйтә. Һәм әлеге күмәк эшкә бәлки башкалар да кушылыр, дип өметләнә.
– Авыл кешесе шәһәрнекеннән ким булырга тиешме?! Аларның да шулай ук өйдән чыгып ял итәсе, балаларын уңайлы һәм махсус билгеләнгән җирдә уйнатасы килә. Киләчәктә бирегә ком ташытырга исәп, аннан тагын средстволар табу җаен карарбыз, – ди ул.
Ә Килдуразда яшьләр һәм балалар өчен ял итү урыннары булдыруга нигез бар – соңгы елларда гына авылда ике дистәгә якын яшь гаилә төпләнеп калган, туучы балалар саны да арта бара.
Шәһәр башкарма комитетыннан алынган мәгълүматларга караганда, быел көз шәһәрдә дә 3 мең тирәсе төп агач утырту планланштырыла. Алар – каен, пихта, нарат агачлары. Ике атна дәвамында шәһәребезнең үзәк һәм аркылы урамнарга 1400гә якын агач утыртылып бетте. Бу эшне үзләренә беркетелгән участокларда шәһәр оешма-предприятиеләре башкара. Көзге яшелләндерү 1 ноябрьгә кадәр дәвам ителәчәк.
Районда аллергия белән интегүче балаларны бакчага урнаштыру, тукландыру әлегә ата-ана проблемасы булып кына кала килде. Быел “Кояшкай” балалар бакчасы алар өчен махсус комплектлаштырылачак дигән хәбәр көтелмәгән һәм шатлыклы булды. Район җитәкчелеге әзерлекне тиз тотты: уку елы башына төркемнәр гипоаллерген көнкүреш кирәк-яраклары белән комплектлаштырылды, балага ярамаган продуктлар аңа туры килүчегә алмаштырылып әзерләнә башлады.
Яңалык районда аллергик балалар саны, аларның ничәсе кайсы балалар бакчасына йөрү статистикасын барлаудан башланды. Район мәгариф идәрәсе методисты Рамилә Хәбибуллина сүзләренә караганда, берничә баланың шәһәрнең төрле бакчасына йөргәнлеге, аллергиядән интегүчеләр арасында өйдә генә калучылар барлыгы да ачыкланды. Хәзер “Кояшкай” балалар бакчасы район башкарма комитеты боерыгы нигезендә сәламәт һәм аллергия белән авыручы балаларга белем бирүче учреждение булып оешты. Яңалыкның максаты – балаларның сәламәтлеген саклау комплекслы программасына нигезләнеп эшләүне күздә тота. Бакча мөдире Данирә Гыйльфанова сүзләренә караганда, биредә гипоаллерген индивидуаль менюдан тыш көнкүрештә кулланылучы әйберләргә аллергиядән интегүче балалар өчен дә уңайлыклар тудырылган. Төркемнәрдә паласлар һәм мендәрләр табигый тукымадан ясалганнары синтетикадан ясалганнарына алмаштырылган. Шулай ук аллергик балалар өчен ризык әзерләнүче савыт-сабаларны, балалар уйный торган уенчыкларны, җиһазларны җыештыру таләпләренә дә тиешле үзгәрешләр кертелгән. Балаларны гипоаллерген азык белән тукландыруга килгәндә, ул түбәндәгечә башкарыла. Бала бакчага аллерголог һәм педиатр белешмәләре нигезендә кабул ителә. Сабыйның нинди ризыкларга аллергиясе булганлыгы турында язылган белешмәгә нигезләнеп азык әзерләнә. Менюда барлык балалар өчен әзерләнәчәк ризык аллергик балага ярамаганда шәфкать туташы аны туры килүчегә алмаштыра. Мәсәлән, без бакчага барган көнне менюда төшке ашка балаларга итле-ярмалы аш, балык котлеты белән сөткә төйгән бәрәңге, яшелчә салаты, компот һәм ипи иде.
– Кайсының балыкка, кайсының цитрусларга аллергия. Менюда алар булганда балыкны итле азыкларга, цитрусларны башка җиләк-җимешләргә алмаштырабыз,- ди Данирә Вәгыйзовна.
Урыннар барлык балаларга да җитәме, дигән сорау да кызыксындырды безне. Мөдир белдерүенчә, бүгенге көндә бакчада аллергияле ундүрт бала санала. Яңалык куллануга алынганнан бирле 5 бала килгән. Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе уставы буенча 1 яшьтән 3 яшькә кадәр төркемдә өч, 3 яшьтән 7 яшькә кадәр дә шуның кадәр кабул ителергә тиеш. Билгеләнгән урыннар җитмәгәндә, мөрәҗәгать итүчеләр булса, әлбәттә баланы урнаштыру җаен караячакбыз. Әлбәттә, СанПиН кысаларында.
Яңалыкның тагын бер өстенлеге турында әйтергә кирәк. Аллергияне профилактикалау максатында бирегә медицина аппаратлары кайтаруны да кайгыртканнар. Шәфкать туташы Лариса Проворова сүзләренә караганда, мәсәлән, тын алу белән проблемалы баланы көн дәвамында тикшереп тору таләп ителә икән, борчылырга урын юк. Шәфкать туташы аны тикшереп, нәтиҗәсен әти-әнисенә җиткерәчәк.
Район хуҗалыкларында шикәр чөгендерен алу ахырына якынлаша. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 16 октябрьгә ул барлык мәйданның 80 процентында казылган.
“Авангард” агрофирмасында, “Дружба” агрофирмасы-ның 1, 2, 4 номерлы филиалларында, “Коммуна”да бу эш төгәлләнгән. Һәр гектардан алынган уртача уңыш күләме 221 центнер тәшкил итә. “Ямбулат”та әлеге күрсәткеч 500, “Авангард”та – 375, “Коммуна”да 278 центнерга тиң. Бөртеккә кукуруз суктыру да төгәлләнеп килә. Ул тиешленең 86 процентында җы-еп алынган. Фермер хуҗалыкларында көнбагыш суктыруга керешкәннәр. 1360 гектарда игелгән әле-ге культураның 400 гектары җыеп алынган. Барлыгы 760 тонна бөртек суктырылган. Туңга сөрү планлаштырылганның 96 процентында башкарылган.
Картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортның үз артистлары бар хәзер – егермеләп әби-бабай “Сәнгать – яшәрткеч алма” социаль проекты кысаларында фольклор төркемгә оешты. Әлегә репетицияләргә йөриләр.