ЯҢАЛЫКЛАР


12
октябрь, 2018 ел
җомга

Быел районда  шикәр чөгендере уңышы күрсәткечләре кискен аерыла. “Ямбулат”та ул һәр гектардан уртача 500, “Авангард”та 375 центнер тәшкил итсә, “Дружба” агрофирмасы филиалларында 171 центнердан артмый. Алдынгылар технология таләпләрен төгәл үтәүне мул уңышка китерә, дисә, артта калучылар корылыкка сылтый. Ә һәр гектардан уртача 320 центнер уңыш алучы фермер Данис Әхмәтҗанов иртә срокта чәчү ярдәм итүен әйтә.

– 100 гектарда татлы тамырны быел 5 майга чә-чеп бетердек инде. Соңгы көчле яңгыр  1 июньдә яу-ды. Шуннан соң тамгалап кына киткәләде, – ди ул.  Шул дым белән күтәрелеп китәргә өлгергән һәм технология таләпләре үтәлеп, үз вакытында рәт аралары эшкәртелгән, ашлама белән тукландырылган үсентеләр көзгә кадәр хәйран гына үскәннәр.

  Уңыш 300 центнерның өске ягында булгач шатланабыз инде. Яңгыры булмаса да, узган көз җир әзерләүдән башлап, күпме көч түгелгән бит, – ди Данис. Сүз уңаеннан, алдагы елларда мондый тырышлык зуррак күрсәт-кечләргә ирешергә мөм-кинлек биргән. Былтыр һәр гектардан уртача 430 центнер алганнар. Алдагысында ул 580 центнерга җиткән.

Фермер белән быелгы коры көзнең дә плюсларын барладык. Татлы та-мырның шикәрлелеге ях-шы. Былтыргыга караганда 2 процент тирәсе югарырак. Ә менә пычраклыгы, киресенчә, 8-10 процентка кимрәк. Башкаларда уңыш азрак булгач, шикәр заводына чиратлар кыскарак. Аннан, былтыргы кебек, автомо-бильләрне кырдан трактор белән тарттырып чыгарасы түгел. Болар тамыразыкны кыска вакыт эчендә казып, заводка тапшырырга мөмкинлек биргән. Без килгән си-шәмбе көнне тагын ике-өч көнлек чималлары калган иде. Дистәдән артык “КамАЗ” һәм “ЗИЛ” автомобильләре көненә икешәр-өчәр рейс ясарга өлгерәләр.  “СПС” белән Вәкил Гыйльметдинов тө-яп өлгертеп тора.

– Буа районында мин алты ел эшлим. Данис Әхмәтҗанов белән беренче ел. Шофер хезмә-те җиңелләрдән булмаса да, барысы да канә-гатьләндерә, – ди “КамАЗ” автомобилен йөртүче Арут Варданян.   

Хуҗалыкта югалтуларны киметү өчен дә тырышалар. Коелып калган чөгендерләрне җыеп бару өчен аерым кешеләр, техника билгеләнгән. Бушый барган кырларны артыннан ук туңга сөрә баралар. Киләсе елда шикәр чөгендере чәчеләчәк мәйданнарда туфрак әзерләнгән инде. Ул көзге бодайдан соң 138 гектарда игеләчәк. Елы  уңышлы килсен, дип телибез.

“Дружба” агрофирмасының 2 номерлы филиалы механизаторы Петр Барабанов Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде. Уңган райондашыбызга бу саллы бүләкне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сишәмбе көнне Казанда узган Уңыш бәйрәмендә тапшырды.

Котлаулардан соң “Корстон” сәхнәсе түренә дә беренче булып чакырдылар аны. Рөстәм Нургалиевич, кулын кысып, алдынгы механизаторга ихлас рәхмәтләрен җиткерде.

– Фамилиямне әйткәч, дулкынландым инде. Андый зур сәхнәгә көн дә чыкмыйсың бит. Ике ел элек “Татарстанның атказанган механизаторы” исеме би-релгән иде. Бу билгене дә районда Президент кулыннан алдым. Хезмәтемне шулай бәяләү шатландыра инде. Җитәкчелеккә зур рәхмәт, – ди механизатор.  Шундый уңганнар булмаса, мондый олылаулар да булмас иде. Петр Алексеевич та мактарлык, горурланырлык юл үткән. Аның җилкәсе артында 40 елдан артык хезмәт стажы бар. Башта туган авылында, “Рассвет” хуҗалыгында эшли. 2004 елда агрофирма оеша. Заманча “Фендт” тракторы бирәләр.

– Аның хезмәт итү срогы ун ел, 10 мең мотосәгать эшләргә исәпләнгән, дип язылган. Бу сан 23 мең сә-гатькә җитте инде. Өченче срогын эшли булып чыга, – ди механизатор. Тракторын һәрвакыт төзек тотарга тырыша ул. Кабинасында тузанын да сөртеп кенә тора. Анда беркайчан да аяк киеме белән керми.

– Шулай гадәтләнгән, – ди. “Тимер аты” сынатмый, ә менә быел көз җир сукалаганда сабаны  ватылып азаплаган. Монысына корылык аркасында җирнең катылыгы сәбәпче. Без килгәндә дә эретеп ябыштыручы Владимир Марков сабанны “ямый” иде.

– Быел кырга ешрак чыгарга туры килә, – ди ул.

Агрофирмада туңга сөрү эшләре төгәлләнеп килә инде. Шикәр чөгендере мәйданнары гына калып бара. “Тимер”ләре шуңа түзсә, аннан механизаторлар өчен ремонт эшләре башланачак. Петр Алексеевич та “корыч айгыр”ын киләсе ел кыр эшләренә әзерләячәк. Аның өчен алар җирләре тырмалаудан, компактор белән эшкәртүдән башланып китәчәк. Аннан шикәр чөгендере чәчү, печән, салам төргәкләү һәм башкалар көтә.

– Барысын да җиренә җиткереп, сүз китермичә, җиткерелгән планны арттырып үтәп башкарырга тырышам, – ди механизатор тыйнак кына.  Артык сүзләр кирәкми дә. 


11
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Иске Суыксу авылында тантаналы рәвештә капиталь ремонттан соң авыл мәдәният Йорты ачылды. Бу вакыйганы авылдашлар түземсезлек белән көттеләр. Мәдәният Йортын ачуы белән котларга һәм авыл кешеләренең шатлыгын уртаклашырга ТР мәдәният министры урынабасары Дамир Натфуллин, район башлыгы Марат Җәббаров, ТР ГИСУ директоры урынбасары Равил Хисаметдинов, Башкарма комитет җитәкчесен социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова, “Буа муниципаль районы мәдәният Идарәсе” муниципаль мәдәният учреждениясе җитәкчесе Ринат Гыймранов һәм авыл җирлекләре башлыклары килгән иде.

Дүрт карар хәзерге вакытта закон көченә керде. Барлык арбитраж идарәчеләренә 6 айга дисквалификация рәвешендә җәза билгеләнде.

Моннан тыш, Татарстан Росреестры тарафыннан ТР Арбитраж судына җибәрелгән 99 административ материалның 22сендә гомуми суммасы 400 мең сумнан артык булган административ штраф салу турында карар чыгарылган.

ТР буенча Росреестр Идарәсенең үз-үзләрен җайга салучы оешмалар өлкәсендә контроль (надзор) бүлеге җашлыгы Гөлия Елесина әйтүенчә, калган административ эшләр кару нәтиҗәләре буенча ТР Арбитраж суды арбитраж идарәчесенә кисәтү ясау турында 31 карар чыгарды. 40 очракта суд телдән кисәтү белән чикләнде. Хәзерге вакытта Арбитраж судта 37 административ эш үз чиратын көтә.

2018 елның 9 аена барлыгы Татарстан Росреестрында арбитраж идарәчеләрнең гамәлләренә (үтәмәүләренә) карата 330 шикаять кергән, шуларның, 99ына, алда әйтелгәнчә, административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән; 102се буенча эшне туктату турында карар чыгарылган; 36сы буенча – эш кузгату кире кагылган, 85се буенча – гариза бирүчегә җаваплар һәм аңлатмалар бирелгән.

Мәгълүмат өчен

ТР буенча Росреестр Идарәсе гражданнарның мөрәҗәгатъләрнең, юридик затларның гаризаларын, дәүләт хакимияте органнарының гаризаларын, шулай ук «Коммерсантъ» рәсми басма газетасында, “Интерфакс” интернет-сайтында басылучы банкротлык процедуралары турында, һәм арбитраж судның суд актларындагы мәгълүматларны карау юлы белән арбитраж идарәчеләргә карата административ органның вазифаларын үти.

3 декабрьгә кадәр гражданнарга:

- физик затларның милеккә булган салымын;

- җир салымын;

- транспорт салымын;

- физик затларның керемнәренә салым агенты тарафыннан тотылмаган салымны түләргә кирәк.

Салымнарны түләү теркәүче органнардан (Росреестр, ЮХИДИ, ГИМС һ.б.) кергән мәгълүматлардан формалашкан салым хәбәрләре, шулай ук 2-НДФЛ формасы буенча физик затларның керемнәре турында белешмәләр нигезендә формалаша.

Буа муниципаль районының гомум үсеш бирүче төрдәге “Әкият” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә йорүче балалар тәрбияче С. П. Нуждина, Г. А. Сәгыйтова, өлкән тәрбияче, педагог-психолог Г. Г. Абдуллина белән берлектә, "Табигатьне саклыйк – киләчәкне саклыйк” халыкара акциясендә “Экология өлкәсендә интеллектуаль-иҗади эшчәнлек” номинациясендә катнаштылар. Бу акцияне «Киләчәк интеллекты» Кече фәннәр академиясе һәм «Максимум»халыкара үзәге оештыра.

Чара кысаларында балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел арты территориаль идарәсе белгече Г. В. Ваһапова белән очрашты.  Ул «Гаҗәеп урман» темасына танып-белү әңгәмәсе үткәрде, балалар урманыбызда яшәүче үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы белән танышты, шулай ук кыргый хайваннар турында белемнәрен ныгытты, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатлады.

Очрашу ахырында барлык катнашучылар да ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгыннан истәлекле бүләкләр алды.


10
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген, 10 октябрьдә, Буа муниципаль районы  башкарма комитетының утырышлар залында  тантаналы рәвештә 2015-2020 елларда "Торак" федераль максатчан программасының " Федераль законнар белән  билгеләнгән гражданнар категорияләрен торак белән тәэмин итү буенча дәүләт йөкләмәләрен үтәү " ярдәмче программасында катнашучыга торак  алуга социаль түләү турында дәүләт торак сертификатын тапшырдылар.
Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдус Гыйззәтов дәүләт торак сертификатын программада катнашучы Мөслимә Таһир кызы Хөснетдинованың кызы һәм аның ышанычлы заты Румия Назаренкога  тапшырды. Илдус Гашикович әйткәнчә, сертификат алу - яңа мәшәкатьләр һәм бәхетле мизгелләр тулы тормышка аяк басу. Ул Хөснетдиновлар гайләсенә шатлык, сәламәтлек һәм озын гомер теләде.

11 октябрьдә 7.20 сәгатьтә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Ада Зәйдуллина " Business FM Казан" радиосында төбәктә инвестицион климатны яхшыртуда Росреестрның роле турында сөйләячәк.
Татарстан Росреестры вәкиле бизнеска уңай йогынты ясаган күчемсез милекне теркәүдә төп үзгәрешләрне аңлатачак. Барыннан да элек, сүз күчемсез милекне рәсмиләштерү срокларын кыскарту, бер гариза буенча хокукларны исәпкә алып, теркәү, Росреестрның электрон сервисларының уңайлылыгы, бердәм процедураны гамәлгә кертү һәм башка күп нәрсә турында барачак.
Тапшыру кабатлавы 9.20, 11.20, 13.20 һәм 15.20 сәгатьтә чыгачак . Радио вещает бу волне 93.5 FM.

Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек барышында бүген Буа муниципаль районының архив бүлегендә тематик сыйныф сәгате узды, аның кысаларында М.Вахитов исемендәге гимназиянең 8 сыйныф укучылары районыбызтарихчысы - тикшеренүче Илгиз Нигъмәтуллин белән очраштылар. Илгиз Фәйзерович озак еллар Горький тимер юлының Казан бүлеге Буа юл дистанциясе башлыгы булып эшләде.

Гади сөйләмдә “урман амнистиясе” дип йөртелә торган Федераль закон илебез территориясендә узган елның августыннан гамәлдә. Ул җир кишәрлекләре урман фонды җирләре белән кисешкән намуслы сатып алучыларның хокукларын яклый. Бу законга кадәр аларның күбесе кишәрлекләрне судсыз ызанлый һәм рәсмиләштерә алмый иде. Әлеге закон хуҗаларга үз сутыйларының чикләрен билгеләргә, гәрчә ул җирләр урман кишәрлекләре белән кисешсә дә, һәм кадастрга алар турында мәгълүмат кертергә мөмкинлек бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International