11 октябрендә 7 сәгатъ 40 минутта «Татарстан Радио»сында «Яңа көн» тапшыруы кысаларында ТР буенча Росреестр Идарәсе физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлегенең башлыгы Энҗе Мөхәмәтгалиева белән интервью булачак.
Алып баручы Йолдыз Крепостина белән әңгәмәдә Татарстан Росреестры вәкиле радио тыңлаучыларга 2019 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк “Шәхси ихтыяҗлар өчен гражданнарның бакчачылык һәм яшелчәчелек алып барулары турында” Федераль законда бакча хуҗалары өчен нәрсә үзгәрәчәге турында сөйләде.
Казанда “Татарстан Радиосы” 99.2 FM ешлыгында сөйли.
Район хуҗалыкларында шикәр чөгендере алу дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 9 октябрьгә ул барлык мәйданның 60 процентында казылган.
Агымдагы уку елы башыннан шәһәр мәктәпләрендә туклану Казан шәһәренең азык-төлек һәм социаль туклану департаменты аша оештырыла. Уку йортлары хәзер балаларны үзәкләштерелгән ашатуга күчерелде. Туклану түләүле. Шушы көннәрдә кайсы категория укучыларның бушлай ашатылуы да билгеле булды
Мәрхүм Фаяз Фазлыевка багышланган ат чабышлары Чуашстанның Батыр районында узды. Аларны үткәрү идеясе белән кызлары Диләрә, кияве Илсур, Фәһим һәм Нияз Фазлыев, дус-лары Мансур Төхфәтуллин, Илназ Зәбиров, Илназ Әбитов чыкты. Алар да иганәчеләр булдылар. Гомуми приз фонды 50 мең сум тәшкил иткән.
Шыгырданнан Альберт Хамбиков Синематограф атында абсолют җиңүче булды. Кызыксындыру призы - Аккцент аты белән Павлов Володяда.
Бүген, 2018 елның 9 октябрендә, Буа муниципаль районының архив бүлегендә М.Вахитов семендәге гимназиянең 6 сыйныф укучылары өчен, Россия һәм Татарстан Республикасы архив хезмәтенең 100 еллыгына багышланган чаралар үткәрү планы нигезендә, бердәм сыйныф сәгате уздырылды.
Сорауларга ТР Дәүләт торак инспекциясе (ДТИ) Үзәк инспектор бүлеге башлыгы Арефьева Елена Николай кызы җавап бирә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында " Татарстан гасыры - 2 " халык мәгариф анимацион проекты кысаларында оештырылган Республика балалар конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. «Безнең районның истәлекле урыннары» республика рәсем конкурсында «Буа шәһәре балалар сәнгать мәктәбе» муниципаль бюджет учреждениесен тәмамлаган Фахретдинова Лейсян җиңүче булды, ул 1 дәрәҗә диплом һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде. Буа муниципаль районы " Иң актив район" конкурсында җиңгән өчен Диплом белән бүләкләнде.
2016 елның 3 июлендәге 237-ФЗ номерлы “Дәүләт кадастр бәясе турында” федераль закон нигезендә, 26.09.2018 елгы 3173-р номерлы ТР җир һәм милек Министрлыгы карарын үтәү йөзеннән, 2019 елда ТР территориясендә су фонды, урман фонды җирләренә, ТР аерым саклана торган территория һәм объектлар җирләренә дәүләт кадастр бәясе билгеләнәчәк.
Бүген, 8 октябрьдә, Буа шәһәренең Ял үзәгендә предприятие, оешма, учрежденияләр җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында традицион киңәшмә узды.
«Кулдагы акча исәп-хисапларын һәм (яки) түләү карталарын файдаланып исәп-хисап ясаганда контроль – касса техникасын куллану турында «Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» 2016 елның 3 июлендәге 290-ФЗ номерлы федераль закон (алга таба-290-ФЗ номерлы Федераль законга) үзгәрешләр кертү турында» 2016 елның 22 маендагы 54-ФЗ номерлы Федераль законга үзгәрешләр кертелде. – «Акчалата исәп-хисапларны һәм (яисә) түләү карталарын файдаланып исәп – хисап ясаганда контроль-касса техникасын куллану турында» Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында «Федераль законның 7 статьясына үзгәрешләр кертү турында «2017 елның 27 ноябрендәге 337-ФЗ номерлы Федераль закон) һәм «Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешенә үзгәрешләр кертү турында " 2017 елның 27 ноябрендәге 349-ФЗ номерлы Федераль закон (алга таба – 349-ФЗ номерлы Федераль закон).