ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2018 ел
шимбә

Кичә, 5 октябрьдә, “Юность” спорт мәктәбе һәм “Яшьлек” спорт комплексы базасында муниципаль хезмәткәрләренең Республика Спартакиадасы кысаларында волейбол буенча ярышлар узды. Монда Казан, Яр Чаллы, Буа, Алабуга, Әлмәт, Түбән Кама, Чистай, Зәй, Бөгелмә, Баулы, Азнакай районнарыңнан командалар катнашты.

Өч көн дәвамында гражданнар оборонасы буенча штаб күнегүләре узды районда. Алар башкарма власть органнары, җирле үзидарә органнары һәм оешмалары катнашында оештырылды.

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Туган якны өйрәнү музее Чабаксарда яшәүче һәм эшләүче якташыбыз Васил Заһретдинов белән берлектә яшь рәссамнар өчен пленэр оештырды.
 

Өлкәннәр декадасы кысаларында 8 октябрьдә Татарстанда пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлаячак. Бу көнне 10 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр 8-800-100-26-27 телефоны буенча пенсионерларга пенсия түләү, индексация, яңадан исәпләү буенча сораулар бирергә мөмкин, дип хәбәр итә Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан оештырылган һәм кичә бөтен республика буенча уздырылган Бердәм консультацияләр көнен үткәрү кысаларында 800дән артык татарстанлы мөрәҗәгать итте.  Түләүсез хокукый ярдәм күрсәтү өчен мөрәҗәгать итүчеләргә Татарстан Росреестры, Кадастр палатасы, Башкарма комитетлары, салым хезмәте, шулай ук кадастр инженерларының үзеннән-үзе көйләнә торган оешмасы вәкилләре консультация бирде.


5
октябрь, 2018 ел
җомга

Өлкәннәр ун көнлеге кысаларында, Буа муниципаль районындагы халыкка  социаль ярдәм күрсәтү “Гармония” үзәгендә өлкәннәргә өйгә килеп социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре социаль хезмәтләр алучылар өчен банк карталарын куллану буенча мастер – класс уздырдылар.

Тормышны җиңгеләйтү өчен күп кенә яңа технологияләр тәкъдим ителә. Шушы уңайдан белгечләр банкоматның ничек эшләвен аңлаттылар, психологик киртәне җиңеп, банк картасын  дөрес кулланырга өйрәттеләр.

Шәһәрнең лицей-интернат укучысы Фаил Баһаветдинов быел җәй иске велосипедтан үзйөрешле веломопед җыйды. Яшь техник  чамалап әйткәнчә, моңа охшаш яңа мопедны кибеттән алсаң,  40-50 мең сум тора, ә ул аңа нибары 5 мең сум тирәсенә төшкән.

Шәһәрнең 5 номерлы гимназиясендә – туган мәктәбендә икенче ел укыта Яна Арефьева.  Югыйсә, Ульяновск шәһәрендәге югары уку йортының  икътисад-математика факультетында диплом алыр көн җиткәч аптырап калган иде кыз:  күңеленә бик ошамаган һөнәр буенча ничек эшләргә? Укытучысы белән очраклы сөйләшү барысын да хәл кылды.

2018 елның 29 октябрендә Бөтенсоюз Ленин коммунистлар яшьләр берлеге оешуга 100 ел тула.   Иң массакүләм яшьләр оешмасы буларак, комсомол совет яшьләренең күп кенә буыннарын аякка бастыруда, аны аңлы хезмәт эшчәнлегенә һәм җәмәгать тормышына җәлеп итүдә, егет һәм кызларда социаль әһәмиятле шәхси сыйфатлар формалаштыруда төп роль уйный.


4
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Укытучылар көне алдыннан Буа муниципаль районында район укытучыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар. Бәйрәм чарасында Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров, Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов, аның урынбасарлары Лилия Садретдинова һәм Илгиз Ханбиков катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International