Казан буенча:
Болытлы үзгәрүчән һава.
Төнлә һәм иртән урыны белән бераз яңгыр ява.
Көндез башлыча явым-төшемсез.
Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка 611 м/с, көндез урыны белән 13 м/с кадәр.
Төнлә минималь һава температурасы +11..+13˚, түбән урыннарда +8..+10˚.
Көндез һаваның максималь температурасы +17..+19˚.
Идел буе һәм Көнбатыш Кама алды буенча (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Яшел Үзән, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары):
Болытлы үзгәрүчән һава.
2023 елның 5 октябрендә 11-00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы башкарма комитеты бинасында Буа шәһәре, Жорес урамы, 110а йорт адресы буенча сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы гражданнарны шәхси мәсьәләләр буенча кабул итәчәк.
Белешмәләр һәм алдан язылу өчен телефоннар: 3-56-41, 8-9033-87-97-72.
“Бүген Бик-Үти авылында Дәүләтшиннар бакчаларына бардым. Хәзерге вакытта алма җыю бара һәм әле дә куаклардан малина алалар!
Уңыш сөендерә: алма искиткеч зур һәм тәмле. Аларның хуш исе балачакка алып кайта, бакчада без үзебез дә алма җыя идек, аннары әби алма бәлеше пешерә иде.
Дәүләтшиннарга уңышлар телим һәм хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәм!”-дип уртаклашты үзенең телеграм-каналында Ранис Камартдинов.
Буа районында махсус хәрби операциясенең ике сугышчысы белән хушлаштылар. Борис Чашкин 2022 елның 23 октябрендә мобилизацияләнә. Николай Безруков контракт буенча хезмәт итә. Озату мәрәсименә район башлыгы Ранис Камартдинов килде. Хәрбиләрне соңгы юлга хәрби оркестр тавышлары астында, Казан югары танк команда училищесының мактаулы каравылы озатты. Әлшидә Борис Чашкин белән белән хушлаштылар. Бөтен авыл Чашкиннар гаиләсенә ярдәм итә һәм аларны бик хөрмәтлиләр. Борисның әти – әнисе Нина Борисовна һәм Николай Михайловичка лаеклы ул тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерәләр.
Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның 2019 елның 05 мартындагы ПУ-157 номерлы Указын үтәп, сезгә кирәкле товарларны, эшләрне, хезмәтләрне «Биржа мәйданчыгы» Республика маркетинг үзәге (РМЦ) ресурсының сатып алу модуле аша сатып алуыгызны сорыйбыз http://bp.zakazrf.ru/.
Республика Рәисенең йөкләмәсе буенча Татарстанда эшкуарлык климатын яхшырту буенча план эшләнә. Бизнес ихтыяҗларын ачыклау һәм план чараларын формалаштыру өчен бизнесның кире элемтәсе нигезендә ТР Икътисад министрлыгы эшкуарлыкның актуаль мәсьәләләрен өйрәнү өчен сораштыру үткәрә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары-Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова белдерде.
Компанияне бозу өчен җаваплылык оешма җитәкчесенә төшә, хәтта ул фиктив директор булса да һәм фирма эшчәнлеге турында белмәсә дә.
Гади итеп әйткәндә, әгәр мошенниклар акчага мохтаҗ гражданнар таба икән, аларга бүләкләү өчен оешма җитәкчеләре һәм гамәлгә куючылар булырга тәкъдим итәләр икән, әлеге оешманың нинди максат белән төзеләчәген әйтеп тә тормастан, җаваплылык номиналь җитәкчелеккә әверелгән гражданнарда.
«Обними меня!» китабы мотивлары буенча анимация тасмасы Татарстан шәһәрләре паркларында һәм скверларында ачык җәйге кино күрсәтүләрдә катнашты
Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты «Обними меня! Сказка о слоненке и его маме» дигән балалар китабы мотивлары буенча мультфильм күрсәтте. Фил баласы һәм аның әнисе турында әкият Татарстанның дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе ТатарКино ярдәме белән Татарстан шәһәрләре паркларында һәм скверларында ачык җәйге кино күрсәтүләрдә күрсәтелде. Барлыгы 63 күрсәтү булды. Анимация тасмасының төп геройлары балалар сөт ризыклары бренды персонажлары фил әнисе - Обнимама һәм фил баласы - Обнимашка.
2023 елның 11 сентябреннән милек салымнарын түләү өчен мөрәҗәгатьләр тарату башланды.
Салым түләүченең Шәхси кабинетыннан файдаланучыларга салым белдерү кәгазьләре электрон рәвештә килә. Шуңа күрә әлеге сервисны кулланучыларга үз шәхси кабинетын тикшерергә кирәк.
29 сентябрьдә сәгать 10нан 12гә кадәр, «кадрлар потенциалы» ае кысаларында, Росреестр һәм Татарстан Республикасы буенча Роскадастр эшкә урнашу тәртибе турында кайнар линия үткәрәчәк. Чара Росреестрга 15 ел тулуга багышлана.
Ведомство белгечләре ачык вакансияләр, эш эзләүчеләргә таләпләр һәм эш шартлары турында сөйләячәк. Бу һәм башка сорауларны татарстанлылар 8 (843) 255-25-71 телефоны буенча бирә алачак. Иң популярларына җаваплар ведомствоның рәсми ресурсларында урнаштырылачак.